Шахмай авылы китапханәсендә «Оста куллар» түгәрәгенең чираттагы дәресе узган
Дәреснең темасы — ярмалардан аппликация ясау.
Чара башында китапханәче ярмалардан картиналарның барлыкка килү тарихын, мондый мозаикаларны җир шарының барлык өлешләрендә -өлкәннәр дә, балалар да ясавы хакында сөйләгән. Бу хакта редакциягә китапханә хезмәткәрләре хәбәр итә.
Ярмалардан ясалган картина — бу гадәти булмаган материал ярдәмендә аппликация техникасы: бөртекле культураларның, җимеш үсемлекләренең орлыклары. Ярма — иҗади эшләнмәләр ясау өчен искиткеч материал. Мондый шөгыль вак моторика үсешенә ярдәм итә һәм нерв системасын тынычландыра. Моннан тыш, бу фантазия һәм фикерләү үсешенә ярдәм итә.
Балалар чарада бик теләп катнашканнар, мондый аппликация белән эшләү аларга бик кызыклы һәм мавыктыргыч булган. Нәтиҗәсе дә искиткеч: гади ярмадан искиткеч картиналар пәйда була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев