Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Шахмай авылында СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар

2 октябрьдә Шахмай авылында махсус хәрби операция барышында һәлак булган Фәнүс Шакировны соңгы юлга озаттылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов Фәнүснең әнисе, хатыны, туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.

- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Фәнүс Фәиз улы хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме туган авылында мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Ногманов, Яр Чаллы торба заводы башкарма директоры Николай Лагуновлар да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерделәр.

Мобилизациягә кадәр Фәнүс Шакиров торба заводында көйләүче булып эшләгән, ярдәмчел һәм намуслы хезмәткәр булган. Аның хатыны һәм кечкенә кызы калган.

Фәнүс Шакировны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар. Якташыбыз турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә озак сакланыр!

2 октябрьдә Шахмай авылында махсус хәрби операция барышында һәлак булган Фәнүс Шакировны соңгы юлга озаттылар.

2 октябрьдә Шахмай авылында махсус хәрби операция барышында һәлак булган Фәнүс Шакировны соңгы юлга озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев