Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Шахмай музеенда «Игелекле эшләр көне» булып узган

Нәрсә соң ул игелек? Игелек - ул яхшылык, изгелек, нәрсәдер өмет итмичә дә эшләнгән матур гамәл.

Кеше үзенеӊ эчке халәте белән һәрвакыт нәрсәгәдер мохтаҗ - җылы сүзгә, назга, якын карашка, кайгы-хәсрәтне уртаклашуга яки шатлыкны бүлешүгә...

15 мартта ел саен Халыкара игелекле эшләр көне билгеләп үтелә. Игелек кылу һич кенә дә авыр түгел, без аны көн саен, даими эшләп торабыз. Таныш булмаган кешегә елмаю, ярдәм итү, йортсыз эт яки мәчене ашату, кошларга җимлекләр кую - барысы да игелек кылуга керәләр.

Әлеге көн уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы җитәкчесе Гөлүсә Баһаутдинова «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Игелекле эшләр көне» дигән темага тәрбияви сәгать үткәргән. Балаларга кешелеклелек, игелеклелек, киң күңеллелек кебек күркәм cыйфатлар турында аңлаткан, игелекле эшләргә кергән гамәлләрне балалардан сорашкан, шул темага кагылышлы рәсемнәр буяткан. Һәр бала үз эшен тырышып башкарган.

«Шуны истә тотыгыз: игелек кылу - көчсезлек билгесе түгел, дөньяны яхшы якка үзгәртүче кешелек сыйфаты. Игелекле булыйк, дуслар!» – дип әңгәмәне тәмамлаган филиал җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев