Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Шахмай музеенда мастер-класс үткәрелгән

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Шахмай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән мастер-класс үткәрелгән.

Мастер - класста укучылар әби-бабайларына бүләк итәр өчен үз куллары белән «Котлау открыткалары» ясаганнар. Бу хакта редакциягә музей хезмәткәрләре хәбәр итә.

- Халыкара өлкәннәр көне ООН Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1990 елда, ә Россия Федерациясендә - 1992 елда игълан ителгән. Һәм хәзер без ел саен, көзнең алтын чорында, бөтен көчен һәм белемен халкының тыныч яшәвенә багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Алар безгә якты киләчәк бүләк иткән өчен без мәңге рәхмәтле булырбыз һәм аларны яратып, кайгыртып яшәргә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев