Шахмайда актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар
Авыл халкы алдында АҖ башлыгы Наилә Илалова хисап тотты
Шахмай авылындагы җыенда 2023 ел нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, агымдагы елга планнар билгеләделәр. Утырышта район башлыгы Вячеслав Козлов һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдиновлар катнашты.
Үзенең чыгышында АҖ башлыгы Наилә Илалова иң баштан шахмайлыларга СВОда катнашучы хәрбиләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм СВО зонасында булган авылдашларының исән-сау кайтуларын теләде.
2023 елда АҖ башкарма комитетына 260 мөрәҗәгать кергән (күбесе җир мәсьәләләре һәм социаль яклау буенча), аларның барысы да хәл ителгән.
Безнең белешмә
Шахмайда 174 йортта 414 кеше яши. 2023 елда 7 бала туган, 8 кеше үлгән. Бер елда 5 туй булган.
Шахмай халкы хуҗалыгында 391 баш МЭТ бар, шул исәптән 150 сыер, 301 баш сарык һәм кәҗә, 125 умарта оясы. Халыкның 145 җиңел автомобиле һәм 30 тракторы бар.
Авылның күп кенә кешеләре үз хуҗалыкларында байтак кына МЭТ асрый. Алар арасында Илгиз Баһаутдинов, Илһам Илалов, Рафик Гарифуллин, Эльдар һәм Равил Енгулатовлар һ. б.
Авыл халкының иминлеген арттыруга Шахмайның шәхси хуҗалыкларыннан 28 млн сумнан артык суммага сөт һәм ит сатылуы да ярдәм иткән (ә бөтен авыл җирлеге буенча 107 млн сумга якын).
Авылда КФХлар да яхшы үсеш ала. Җиде фермер хуҗалыгында 347 баш МЭТ, шул исәптән 166 сыер, шулай ук 43 баш ат асрала.
Җир пайларының хуҗалары үз участокларын «Агро - Основа» ҖЧҖгә арендага бирә, бүгенгесе көндә ул, нигездә, пайларны арендага алу өчен исәп-хисап ясаган.
2023 елда җыелган 805 мең сумлык үзара салым акчалары юлларга вак таш салуга, чүп үләннәрен чабуга, юлларны кардан чистартуга һәм чишмәне төзекләндерүгә тотылган.
Шулай ук авылның Х. Хәйруллин урамында 2,4 км озынлыктагы суүткәргеч үткәрелгән.
АҖ башлыгы бюджет учреждениеләре (мәктәп, балалар бакчасы, почта, китапханә) эше белән таныштырды һәм агымдагы елга максатлар билгеләде. Бу - суүткәргечләрне яңартуны дәвам итү, яңа урам яктырткычларын урнаштыру, авылны төзекләндерү һ. б.
Җыенда чыгыш ясаган ветераннар Советы рәисе Гомәр Сөләйманов берничә проблеманы атады. Бу - «Агро - Основа» ҖЧҖдә терлекләрнең баш санын бетерү белән бәйле эшсезләр санының артуы, шулай ук күпьеллык үлән мәйданнарын сөрү аркасында «Агро - Основа» ҖЧҖдән печән алучы халыкның терлекләргә азык җитмәү ихтималы.
Район башлыгы авыл халкы белән диалог рәвешендә аралашты. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер «Агро - Основа» ҖЧҖнең буш терлекчелек биналарын терлекчелекне үстерергә теләгән эшлекле кешеләр тарафыннан арендага алу мөмкинлеге карала. Кирәксенгән хуҗаларны печән белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча башка авыл хуҗалыгы оешмаларына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар, район җитәкчелеге бу эштә ярдәм итәчәк.
Вячеслав Козлов шулай ук шахмайлыларның ярыйсы гына хезмәт активлыгын билгеләп үтте, ФАП мөдиренә 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк кешеләрне 100% күләмдә диспансерлаштыруны үтүләрен тәэмин итәргә кушты һәм сорауларга җаваплар бирде. Аерым алганда, Акъярдан йөрүче маршрут автобусының авылга керү мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә итте һәм өстәмә урам яктырткычларын урнаштыруны контрольгә алды.
Үз чыгышында Алмаз Хисаметдинов авыл халкына хезмәт активлыклары өчен рәхмәт белдерде, чит төбәкләрдән терлекләр сатып алганда аларның чирле булмауларына инануларын сорады, Шахмай халкына ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Җыелыш ахырында авылның иң актив кешеләренә һәм юбилярларына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев