Шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» чемпионатының зона турниры
Шушы көннәрдә Чистай шәһәренең «Гимнаст» спорт мәктәбендә «Буыннар бәйләнеше» шахмат турнирының зона этабы булып узган.
Исегезгә төшерәбез, ярышларның шартлары буенча чемпионатта 3 кешедән торган команда катнаша ала: өлкән буын вәкиле (бабай яки әби), ата-аналарның берсе һәм бала (14 яшькә кадәрге балалар).
Безнең районны Яңа Чишмәдән Суворовлар гаиләсе лаеклы тәкъдим иткән, алар киеренке көрәш нәтиҗәсендә мактаулы 3 урынга лаек булганнар. Җиңүегез белән котлыйбыз!
Чыганак: https://vk.com/sfr_novosheshminsk?z=photo-112276681_457240989%2Fwall-112276681_3684
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев