Шәхси хуҗалыклардан 20 тонна сөт
Район халкының ШЯХларыннан көн саен 20 тоннадан артык сөт сатыла.
Иң күп сөтне Шахмай авыл җирлегендә саталар - якынча 8 тонна, аннан Әдәмсә, Черемухово, Акъяр, Екатерина авыл җирлекләре бара. Красный Октябрь, Акбүре, Буревестник һәм Ленино авыл җирлекләрендә сөт бик аз сатыла.
5 айда сатуның уртача бәясе 27 сум/кг тәшкил итә, бу 2023 ел дәрәҗәсеннән 8 сум 15 тиенгә югарырак. «Шешминка» кооперативы сөт тапшыручыларга (Ситдикова Г.У.) иң күп акча түли, анда халыкка 1 кг сөт өчен 28 сум бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев