Райондагы барлык 27 сайлау участогы да якшәмбе, 18 мартта узачак Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзер.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова информациясе буенча, 14 мартка булган торыш буенча исемлекләрдә 11320 сайлаучы тора. 68 яшь сайлаучы тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.
18 дән 30 яшькәчә булган сайлаучылар - 2770 (шул исәптә 546 студент), 31-50 яшь - 4039, 51-59 яшь - 1735, 60 яшь һәм өлкәнрәкләр - 2771 сайлаучы. Районда 90 яшьтән узганнар - 24 сайлаучы.
13 мартка 418 сайлаучы 18 март - сайлаулар көнендә фактта булган урыннарында тавыш бирү хокукыннан файдаланган.
Сайлаулар көнендә районның барлык торак пунктларында яхшы призлар тапшырылып массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар, төрле конкурслар үткәрү планлаштырыла. Энергетиклар, газчылар, элемтәчеләр һәм коммуналь хезмәтләрнең мобиль бригадаларының кизү торуы көчәйтелгән режимда оештырылачак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев