Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Сәүдә гөрләп барды

6 майда Яңа Чишмәдә соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды.


Май башында традиция буенча бакча мәшәкатьләре башлана. Шуңа да җиләк-җимеш куаклары һәм агачлары үсентеләре, клумбалар өчен чәчәк рассадалары, декоратив куаклар, төрледән  төрле орлыклар сатып алучыларны кызыксындырды. Шашлык сезоны  да үзен сиздерде: яңа суелган ит, ә аңа өстәп төрле ит  субпродуктлары да сатуда бар  иде.
Иттән тыш, ШЯХ хуҗалары сатуда үзләрендә җитештерелгән сөт, сөт продукцияләре алып чыккан. Киштәләрдә помидор, кыяр, чикләвек, алма, груша да урын алган. Йорттагы терлекләр өчен ит-сөяк һәм балык оны, азык акбуры, тавыкларга катнаш азык һ.б. да бар иде. Каршы якта гына тере  тавыклар да сатылды.
Самара өлкәсеннән килгән сатучылар тәрәзә пәрдәләре белән  сәүдә итте, ә Яңа Чишмәдәге колбаса цехы үз продукциясен алып чыккан.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән  товарлар төре бай иде һәм ул гөрләп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев