Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

«Шешмаойл» АҖдә кар машиналарына техник караулар узган

Расланган график нигезендә, «Шешмаойл» АҖдә әлеге оешма карамагындагы кар машиналарына еллык техник карау үткәрелде.

Предприятие артында барлыгы 10 (ун) кар машинасы теркәлгән.
Техник карау барышында техникаларның торышы, номерлы агрегатларның туры килүе, машина йөртүчеләрнең үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына «А1» категорияле таныклыклары булуы тикшерелде.
Техник карау тәмамланганнан соң техниканың әзерлегенә кыскача анализ ясалды, 2022 елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар, шул исәптән юл читендә йөрүче транспорт чаралары катнашындагы һәлакәтләр һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
 Баш инженер С. Н.Миронов җитәкчелегендәге кар машиналары беркетелгән операторлар, техниканы әзерләүгә җаваплы караганнар һәм барлык кар машиналарына ТО узу турында таныклыклар бирелде.
Рәис Хисмәтуллин - Дәүләт техник күзәтчелегенең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев