22-23 декабрьдә Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ильяс Гаризов "Бердәм Россия" партиясенең XVII Бөтенрәсәй съездына делегат буларак Мәскәүгә барды. Яңа елдан соң без аның белән очраштык һәм шушы сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.
- Сез Татарстан делегациясе составында катнаштыгыз. Съездда нинди һөнәр ияләре бар иде? Һәм гомумән барысы турында да баштан ук сөйләгез әле.
- Республика делегациясе составында табиблар, балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләр, авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитетлар һәм аппарат җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары бар иде. Безнең делегация Казаннан поездда 20 декабрьдә юлга кузгалды, 21 ендә килеп җиткәч, безне "Космос" кунакханәсенә урнаштырдылар, һәм шул ук көнне безнең өчен Мәскәү буйлап 5 сәгатьлек экскурсия оештырдылар. Без ультразаманча күп катлы йортлардан торган "Москва Сити" архитектура комплексының күзәтү мәйданчыгында, Кызыл Мәйданда һәм данлыклы Чыпчык тауларында булдык.
22 декабрьдә съезд ачылды һәм аның беренче көнендә үк партия проектлары күргәзмәсе һәм берничә дискуссион мәйданчык эше оештырылды. Татарстан "Шәһәр мохиты" һәм "Кечкенә шәһәр парклары" дип аталган җәмәгать пространстволарын төзекләндерү эшләре нәтиҗәләре буенча проект тәкъдим итте. Мин үзем социаль мәсьәләләр буенча дискуссион мәйданчыкта катнаштым. Дискуссия бик җанлы үтте, хезмәт хакы, балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр һәр яктан тикшерелде. Икенче көнне пленар утырыш булды.
- Съездда кем чыгыш ясады? В.В. Путин һәм Д.А. Медведевларның чыгышы сездә нинди тәэсирләр калдырды? Үзләренең чыгышларында алар нинди мөһим моментлар һәм акцентлар ясадылар?
- РФ Президенты Владимир Путин, партия рәисе, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, "Бердәм Россия" Генсовет секретаре вазыйфасын башкаручы Андрей Турчак чыгыш ясадылар. Путинның чыгышы бик җылы һәм дустанә үтте, һәр фраза көчле алкышларга күмелде, бөтен зал басып кул чапты. Медведевның чыгышы алда булачак РФ Президентын сайлауларга кагылды. Путин һәм Медведевның чыгышы Ватаныбызның куәте һәм бөеклеге турында уйланырга мәҗбүр итте, шулай ук " Бердәм Россия" партиясенең һәм президентыбызның уңышларына реаль бәя бирергә булышты.
- Съездда тагы ниләр ошады яки ниләр игътибарны җәлеп итте? Трибунадан чыгыш ясаучылардан ерак утырдыгызмы? Ил җитәкчесен якыннан күрү ничегрәк соң?
- Съезд ВДНХның Күргәзмә залында узды, зал бик матур бизәлгән иде, оештыру бик ошады, барысы да югары дәрәҗәдә иде. Трибунадан ерак түгел идек, барысы да бик яхшы күренде. Дәүләтебезнең беренче кешесен якыннан күрү мөмкинлеге дә бик яхшы тәэсир калдырды.
- Танылган кешеләрдән кем белән аралаштыгыз? Нинди яңа танышлыклар булдырдыгыз (Татарстаннан, башка төбәкләрдән иптәшләр һ.б.). Алар белән актуаль булган мәсьәләләр буенча фикер алыштыгызмы. Тәҗрибә уртаклашу файдага булдымы?
- Әйе, мин танылган телевизион тапшырулар алып баручы Светлана Зейналова, атаклы боксчы, "Бердәм Россия"дән РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуевлар белән таныштым һәм аралаштым. Татарстан делегациясе составында булган "Яңа гасыр" республика телекомпаниясе журналисты Дмитрий Второв республикага съезддан репортаж әзерләде. Башкортстаннан һәм ТР ның башка районнарыннан килгән хезмәттәшләр белән дә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Әйе, тәҗрибә уртаклашу файдага булды һәм кайбер юнәлешләрне мин үз эшемдә дә кулланачакмын. Съезддан алган тәэсирләр, әлбәттә, зур, барысын да сөйләп бетереп тә булмый һәм, сүз дә юк, анда катнашу гына да минем тормышымда искиткеч зур вакыйга булып истә калачак.
Әңгәмәне
Ольга Иванова
алып барды
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев