Реклама
Район яңалыклары
Шахмайда яңа кибет ачылды
Үткән дүшәмбе көнне Шахмай авылында "Авыл кибете" республика программасы буенча төзелгән яңа азык-төлек кибетен тантаналы шартларда ачу чарасы булып үтте.
Программа кысаларында мондый стационар сәүдә пунктлары республиканың 100 дән артык йорт исәпләнгән торак пунктларында торгызылачак. Яңа Чишмә районында Шахмайдагы кибет исәп буенча икенчесе, тиздән Акбүредә дә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты эшли башлаячак.
Әлеге зур вакыйга хөрмәтенә матур итеп бизәлгән кибет янына авыл халкы җыелды. Алар башта заманча яңа бинаның эчке ягын карадылар һәм кибеткә кайтарылган товарлардан канәгать булып шунда ук сатып ала да башладылар. Зур булмаган җыйнак кына кибет авылда өченче сәүдә ноктасы булып тора.
- Ул монда бик урынлы. Безгә, Яшьләр, Үзәк, Яңа урамнарында яшәүчеләргә хәзер азык-төлек сатып алу өчен ерактагы кибетләргә барып йөрергә туры килмәс. Бу бик тә уңайлы, аеруча безгә, пенсионерларга, - диде Гөлнара Васильева.
Кибет бинасы авыл җирлеге башкарма комитеты балансында тора, аны яңа эш башлаучы эшмәкәр Ильмира Сибгатуллина арендага алган. Бу аның бизнеста беренче адымнары. Ул Яңа Чишмәдә туган, әмма Әлмәттә яши, табиб-онколог булып эшли. Яраткан эшен ташларга җыенмый ул, ә кибетне өстәмә керем чыганагы буларак ачкан.
Кызыл тасманы кисәр алдыннан район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова, АҖ башлыгы Ильяс Гаризов авыл халкына мөрәҗәгать итеп, барысын да әлеге мөһим вакыйга уңаеннан котладылар, ә эшмәкәргә исә теләкләре - беренче дәрәҗәдәге кирәкле товарларны онытмаска.
- Ассортимент ошый, кирәкле бар нәрсә дә бар, бәяләре риза булырлык, бәяләр күрсәткече ачык күренә, - ди авыл халкы. - Без бик канәгать, алда да һәрвакыт шулай булыр дип өметләнәбез.
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев