Шахмай авылында Әфганстан һәм Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар белән очрашу булып узган
Җыелучылар һәлак булган сугышчы-интернационалчыларны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.
«Сугышчы-интернационалчылар белән очрашу Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда булды», - дип сөйли музей директоры Гөлнара Сабирова. - Чара башланыр алдыннан сугышта һәлак булган һәм тыныч вакытларда вафат булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар».
Шахмай мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашуга Әфганстанда хезмәт иткән Җ. Мотыйгуллин һәм Р. Гыйльманов, шулай ук Чечняда хезмәт иткән Р. Галимовлар килгән.
Ветераннар, сугышчы-интернационалчылар үзләренең хәтер- хатирәләре белән уртаклашканнар, армия хезмәте турында сөйләгәннәр. Яшүсмерләр аларның чыгышларын зур игътибар белән тыңлаганнар. Алар сугышчы-солдатларыбызга түземлек һәм кыюлык, Ватаныбызга, туганнарына һәм якыннарына булган олы мәхәббәт кенә бу сугышта исән калып, өйләренә кайтырга ярдәм иткәнен аңлаганнар. Очрашу ахырында сугышчы-интернационалчылар укучыларга яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш иткәннәр һәм үз Ватаныңны ярату, кирәк чакта аны яклый белү зарурлыгын аңлатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев