Шахмай музеенда «А.С. Пушкинны искә алу көне» үткәрелгән
Чарада Шахмай урта мәктәбе укучылары катнашкан.
«10 февральдә Россия һәм бөтен мәгърифәт дөньясы бөек рус шагыйрен искә алу көнен билгеләп үтә», - дип хәбәр итте редакциягә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.
Чарада Шахмай урта мәктәбе укучылары катнашкан. Музей мөдире аларга А.С. Пушкин турында сөйләгән, хәер, аны һәм аның әсәрләрен белмәгән кешеләр илебездә юктыр ул, мөгаен. Аның шигырьләре һәм поэмалары дөньядагы башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Пушкин гениаль шагыйрь генә түгел, рус теле һәм, гомумән, рус мәдәнияте реформаторы да булган.
Александр Сергеевичны «Руслан и Людмила», «Кавказский пленник», «Братья - разбойники», «Бахчисарайский фонтан» һ.б. әсәрләре буенча беләләр. Бөек шагыйрь халык мәхәббәтенә шулай ук әкиятләре һәм романнары ярдәмендә ирешкән, алар арасында дөньякүләм танылган «Евгений Онегин» романы да бар.
Чара ахырында шагыйрьнең әкиятләрен белү буенча мавыктыргыч әдәби викторина үткәрелгән, анда катнашучылар әкиятләрдән өзекләр, иллюстрацияләр буенча аларның исемнәрен атаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев