Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Шахмай музеенда «Без кино турында нәрсә беләбез?» дигән чара булып узды

28 декабрьдә Халыкара кино көне билгеләп үтелә.

Халыкара кино көне - кинематографистлар, әлеге гаҗәеп сәнгать хезмәткәрләре һәм аны яратучылар бәйрәме. 1895 елның 28 декабрендә Парижда Капуцинок бульварындагы «Гранд-кафе»да бертуган Люмьерлар синематографының беренче сеансы узган. Нәкъ менә шушы дата Халыкара кино көне дип билгеләнгән.

Шул уңайдан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее»нда 7 сыйныф укучылары белән мавыктыргыч әңгәмә узган. Балалар үз юлында зур үсеш һәм шактый үзгәрешләр кичергән (тавышсыздан тавышлыга, аклы-каралыдан төслегә әйләнгән, пленкага төшергән кинодан цифрлы форматка күчкән) кинематограф турында күп кенә кызыклы фактлар белгәннәр. Моннан тыш, укучылар «Без кино турында нәрсә беләбез?» дип исемләнгән презентация караганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев