Шахмай музеенда Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган чара булып узды
531
0
Шахмай авылы тарихы музеенда башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Аз һәм Букины кем белә?» дип исемләнгән чара үткәрелде.
Славян язуы һәм мәдәнияте көне, бертуган Кирилл һәм Мефодийны искә алу көненә багышланган, ел саен барлык славян илләрендә 24 майда бәйрәм ителә. Традиция буенча бу көн мәгариф һәм рухият бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Ул безнең рухи кыйммәтләребез, мәдәниятебез символы булып тора. Музей мөдире Гөлнар Сабирова укучыларга беренче язуның барлыкка килүе, китаплар барлыкка килү тарихын, славян алфавиты һәм Россиядә беренче китап басучы Иван Федоров турында сөйләде. Балаларга «Кирилл һәм Мефодий – славян язуын булдыручылар» дигән презентация һәм видеоролик күрсәттелләр. Шулай ук алар табышмакларга җаваплар эзләделәр, уку, китап, мәктәп турында мәкальләр һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр, славян әлифбасын заманча алфавит белән чагыштырдылар. Чара барышында укучыларга бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев