Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Шушма елгасы аша күпер ачылды

Яңа Чишмә районының Ленино авылында Казан - Оренбург федераль трассасында Шушма елгасы аша күпер төзелеше вакытында һәм сыйфатлы итеп төгәлләнде. 15 декабрьдә яңа күперне тантаналы шартларда ачу чарасы булып үтте.

Әлеге вакыйганың район һәм республика өчен генә түгел, ә Россия өчен дә никадәр әһәмиятле булуын автотранспорт шоферлары сөйләвеннән дә аңларга була, әлеге тантана вакытында күпер буйлап хәрәкәт берничә минутка тукталып (ябылып) торган арада алар менә ниләр сөйләделәр:
Марина, эшмәкәр: "Әлеге күңелле мизгелгә эләгүемә һәм күпер ачылу чарасының шаһиты булуыма шатланам да әле".
Николай, фура шоферы: "Мин тоткарлауга һәм күпмедер вакыт монда басып торуга, яңа хәрәкәт ачылуны көтүгә каршы түгел. Моңа кадәр күпердәге хәрәкәт бер яклы гына иде, бу исә куркынычсызлыкны тәэмин итмәде, ә миңа бик еш моннан үтеп йөрергә туры килә. Әлеге вакыйгага катнашы булган кешеләрнең барысына да рәхмәт".
Ә бу вакытта яңартылган күпердә чираттагы мәртәбә "рәхмәт" сүзләрен ишетергә насыйп булучылар - проектлаучылар, җитәкчеләр, инженерлар, эшчеләр - төзүчеләр җыелган иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов аларга җылы рәхмәт сүзләре җиткерде һәм "РЭМИС" ҖЧҖ-нең башкаручы директорына, үзенең адашы Вячеслав Козловка Мактау грамотасы, шулай ук юл корылмалары бүлеге начальнигы Вячеслав Петровка һәм "РЭМИС" ҖЧҖ-нең юл эшчесе Марат Якуповка Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Тантанада "Волго-Вятскуправтодор" ФКУ начальнигы Илдар Мингазов, "Росдортехнология" ФКУ директоры урынбасары Игорь Матвеев, "Спецремпроект" АҖ-нең фәнни җитәкчесе Валерий Еремеев, "РЭМИС" ҖЧҖ директоры Мирхәйдәр Юсуповлар катнашты. Яңачишмәлеләр аларны ипи-тоз белән каршыладылар, зур күләмле һәм кирәкле эш өчен рәхмәт белдерделәр.
Күперне капиталь ремонтлауга федераль бюджеттан 236 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Шушма аша яңартылган күпер әлеге трассада автотранспорт хәрәкәтенең өзлексезлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев