Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Син бөек туган телем...» дигән мавыктыргыч квест

Халыклар дуслыгы йортында Халыкара туган тел көнен билгеләп үткәннәр.

Бәйрәм көнендә, 21 февральдә, Яңа Чишмә гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучылары чараның кунаклары булган. 
Халыкара туган тел көне бөтен дөньяда инде менә 20 елдан артык билгеләп үтелә һәм зур әһәмияткә ия. Туган телдә аралашу җәмгыять үсеше өчен мөһим инструмент булып тора, гореф-гадәтләрне һәм буыннар тарихын сакларга ярдәм итә. 
Бу хакта балаларга ҮКС белгече Елена Симонова сөйләгән һәм алар өчен рус теле дөньясына мавыктыргыч сәяхәт (квест) үткәргән. Укучылар ике командага бүленеп, тиз һәм дөрес итеп биремнәрне үтәүдә ярышканнар: сүзләрдә дөрес басым куйганнар, антонимнар, синонимнар сайлаганнар, билгеле бер темага мәкальләр әйткәннәр, рус шагыйрьләренең шигырь юлларын искә төшергәннәр. Шарадалар, анаграммалар чишкәннәр һ.б.
 Квест-уен балалар өчен мавыктыргыч булган, алар анда бик теләп катнашканнар. Һәр дөрес җавапны кечкенә җиңү кебек кабул иткәннәр. Чара балаларга рус телендә белемнәрен киңәйтергә, эрудицияләрен үстерергә ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев