Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Сәламәтлек саклау: үсеш динамикасы бар

Медсоветның узган елгы утырышында районның сәламәтлек саклау тармагы авыруларны кисәтү һәм ачыклау, сәламәтлек торышын тикшерү буенча халык арасында аңлату эшләре алып бару курсы алды.

Әлеге чараларның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Рафис Вафин 22 февральдә медсоветта үзенең хисап докладында сөйләде. Анда район башлыгы Вячеслав Козлов һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйховлар катнашты.

Реклама

Медиклар үз эшләренең төп казанышы дип узган елда үлүчеләр санын киметүне саныйлар, чыгыш ясаучы үз чыгышын әлеге саннардан башлады.
- Үлүчеләр саны турында сөйләгәндә, узган ел белән чагыштырганда гомуми үлем күрсәткече 10,6% ка кимүне билгеләп үтәргә мөмкин. Узган ел безнең районда 192 кеше үлгән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 23 кешегә кимрәк. Үлүчеләр санының яшь структурасы түбәндәгечә: пенсия яшендәге затлар - 147 кеше, эшкә яраклы яшьтәге кешеләр-44 кеше, 1 бала - 16 яшьлек. Шунысы куанычлы, соңгы 2 елда сабыйлар үлеме булмады.
Үлем-китемнең зур өлеше алкогольне  чамадан тыш кулланучыларга туры килә. 2019 елның 1 гыйнварына безнең районда шундый 192 кеше яши. Шулардан: 50 хатын-кыз (эшкә яраклы 35 кеше), 142 ир-ат (эшкә яраклы 116 кеше). Мондый гаиләләрдә сәламәтлекләре буенча хәвеф зонасында булган 42 бала тәрбияләнә. Узган ел сентябрь аеннан торак пунктларга чыгып районда алкогольне артык күп кулланган кешеләргә аңлату эшләре башланды. Медперсоналга Республика наркология диспансеры шартларында сәламәтлек торышын һәм үз вакытында диспансер күзәтүен контрольдә тоту бурычы куелды. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә 2018 елда 10нан артык кеше дәваланды һәм алар сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
Соңгы елларда иң күп үлүчеләр һәм авыраучылар гыйнварда күзәтелүе билгеләнгән. Бу күренешне без озын яллар белән бәйлибез, бу чорда яшәү ритмы, туклану режимы бозыла, ризык һәм алкоголь күп кулланыла. Ә бу йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату системалары һәм башка авырулар китереп чыгарырга мөмкин.
Әгәр дә ел дәвамында планлы профилактик эш алып барсак, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шуның белән бәйле рәвештә торак пунктларда һәм оешмаларда йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары профилактикасы буенча халык белән әңгәмәләр үткәрелә.
Шулай ук Ирләр сәламәтлеге елы кысаларында предприятие һәм оешмаларда лекторийлар уздырдылар, ПСА анализлары алынды, эш урыннарында пациентларга консультацияләр бирелде. Без Кама аръягы төбәге буенча һәр районда мондый чараларны үткәрү инициаторлары булдык. Бер атна нәтиҗәле эшләгәннән соң, бер районнан икенче районга велоузыш белән эстафета таягын әләм рәвешендә тапшырдык.
Куелган максатларга һәм бурычларга ирешү өчен районның сәламәтлек саклау тармагы тарафыннан түбәндәге чаралар уздырылды. Районның 448 кешесенә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелде. 2018 елда РКБ һәм Казанның Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе шартларында район халкы тарафыннан алынган югары технологияле ярдәм исемлеге киңәйтелде.
Өстенлекле юнәлешләрнең берсе-гражданнарның ташламага ия категориясен кирәкле дарулар белән тәэмин итү. Район территориясендә 1398 федераль ташламага ия кеше яши, шуларның 48,5 е социаль хезмәтләр җыелмасын алучылар. Бу күрсәткеч республикада иң яхшысы булып тора. Өлкән кешеләрнең аерым категорияләрен диспансерлаштыру, балаларны диспансерлаштыру үткәрелде. Район үзәк хастаханәсе, ФАП, ашыгыч ярдәм чакыруларга вакытында һәм тәүлек әйләнәсе өзлексез хезмәт күрсәтте, кече һәм башка персонал үз вазыйфаларын намус белән башкарды.
2018 елда матди база шактый ныгытылды-поликлиника биналарына капиталь ремонт ясалды, Акбүредә модульле технология буенча ФАП төзелде, яңа цифрлы рентген комплексы, УЗИ аппарат, янгын күзәтчелеге күрсәтмәсен бетерү өчен финанс чаралары бүлеп бирелде. 2018 ел нәтиҗәләре буенча без 2017 ел белән чагыштырганда рейтингта күрсәткечләрне 3 позициягә яхшырттык. 
(Ахыры 3 биттә)
(Ахыры. Башы 1  биттә)
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: кайбер тискәре күрсәткечләр бар, бигрәк тә ана булу, балачакны саклау демографиясе өлешендә, кадрлар җитмәү проблемасы, эшләп бетермәгән өчен җаваплылыкны үзебездән төшермибез. Әмма без ярдәм итүләрен үтенәбез, чөнки һәрвакыт безгә бәйле түгел проблемалар да бар.
Стационар, операция блогын капиталь ремонтлау проблемасы кискен кала бирә. Бүгенге көндә җиңел автотранспорт паркы тулысынча искергән, алар барысы да 100% тан артык тузган. Балалар сөт продуктларын ташу өчен суыткыч урнаштырылган махсуслаштырылган автомобиль юк.
Теләсә нинди бурычны хәл итү өчен квалификацияле персонал кирәк. 2018 елда кадрлар потенциалын ныгыту буенча билгеле бер эш башкарылды. 
Бүген районның ЛПУ да 24 табиб эшли, ләкин табиб кадрлар проблемасы хәл ителгән дип әйтеп булмый. Түбәндәге белгечлекләр буенча табиблар кирәк: госпиталь терапевты, гомуми практика табибы, ЛОР - табиб. Бүгенге көндә клиник ординатурага ЛОР белгечлеге буенча табиб, кардиолог һәм фтизиатрия юнәлеше турында сөйләшүләр алып барабыз.
Медицина белгечлекләре-табиблар гына түгел, урта медицина хезмәткәрләре дә. Аларны әзерләү һәм авыл җирлегенә җәлеп итү, грантлар бүлеп бирү белән бәйле рәвештә, узган елдан җиңелрәк булды.
2019 елга без булган проблемалардан чыгып билгеләнә торган бурычлар куябыз:
- медицина хезмәтләрен кулланучыларны, ягъни пациентларны актив җәлеп итеп, профилактик кластерның алга таба үсеше;
- кадрлар потенциалын ныгыту;
- «Сәламәтлек " милли проектын тормышка ашыру.
Медсоветта балаларны сәламәтләндерү нәтиҗәләре турында табиб-педиатр Алсу Алукаева сөйләде. Аның чыгышында балаларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый торган тышкы факторлар билгеләп үтелде. Алар арасында сыйфатсыз материаллардан тегелгән кием-салым, аяк киеме һәм кайбер "зарарлы” азык-төлек продуктлары бар. Болар йогынтысыннан бары тик ата-аналар гына коткара ала.
РҮХ гинекологы Михаил Котов үз чыгышында ЭКОга квотаны арттыру үтенече белән мөрәҗәгать итте, чөнки чират бар. Шулай ук аерылышулар һәм абортлар буенча мәсьәләләрне хәл итү өчен дин башлыкларын җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Онкологик авырулар буенча отчет белән табиб-онколог Максим Конанеров чыгыш ясады. Ул онкоавыруларның башлангыч стадияләрдә ачыклануы күбрәк булу халыкның диспансерлаштыруны үз вакытында узуына бәйле дип, саннар китерде. Вакытында дәвалану әлеге чирдән үлем-китем санын киметте. Гәрчә азган стадияләр дә бар.
Илдар Фатыйхов чыгышында безнең районның сәламәтлек саклауны яхшырту динамикасы билгеләп үтелде. Әмма ул шулай ук түбәндәгеләрне дә билгеләп үтте:
- пациентларның медицина хезмәте күрсәтүдән канәгать булуы югарырак булырга тиеш;
- онкология буенча ни өчен азган стадияләр булуын анализларга (скрининглар үткәрергә, диспансерлаштыруны сыйфатлырак уздырырга кирәк.);
- укыту юлы белән табибларның категорияләрен күтәрү;
- булган аппаратураны нәтиҗәлерәк куллану.
Министр урынбасары чыгышының ахырында медикларга санитар автопаркны яңартуда ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Район башлыгы Вячеслав Козлов шулай ук район сәламәтлек саклау эшенә канәгатьләнерлек бәя бирде һәм министр урынбасарына стационарга керә торган медицина препаратларының арттырылган бәядә булу мәсьәләсен хәл итү кирәклеге белән мөрәҗәгать итте.
Медсовет эше лаеклы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды. 
Табиб-стоматолог-терапевт Гөлназ Кадыйрова һәм Тубылгытау ФАП мөдире Гөлия Закирова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Участок табиб-терапевты Гөлшат Гыйльфановага сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты тапшырылды. 
Табиб-терапевт Гөлназ Хөснетдинова район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
Кабул итү бүлегенең шәфкать туташы Елена Минаева һәм табиб-акушер-гинеколог Михаил Котов район үзәк хастаханәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Шулай ук Рафис Вафин халыкның сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш керткән авыл җирлекләре башлыкларын Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. Аларга Нина Сердюк, Җәлил Гайфетдинов һәм Виктор Веретенниковлар лаек булды.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев