Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Совет утырышында районның иң яхшы комбайнчысына автомобиль ачкычлары тапшырылды

Район Советы утырышында конкурс призерларын һәм районның иң яхшы комбайнчыларын хөрмәтләделәр.

24 ноябрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 15 нче утырышы булды, анда депутатлар тарафыннан берничә мөһим мәсьәлә каралды. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Алсу Тарханова, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдиновлар катнашты. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча («Яңа Чишмә муниципаль районының социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында») район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады.

Стратегиянең планлы күрсәткечләренә ирешү 2030 елга кадәр районның социаль-икътисадый үсешенә бәйле 20 төп күрсәткечне үтәүгә нигезләнгән.

2020 елда тулай территориаль продукт (ТТП) 15,5 млрд.сум тәшкил иткән (78%ка үтәлгән), 2021 елда әлеге күрсәткеч 16,8 млрд. сум тәшкил итәчәк.

План буенча хезмәт җитештерүчәнлеге 1 хезмәткәргә 0,99 млн. сум тәшкил итәргә тиеш, 2021 елда ул 1 хезмәткәргә 1,05 млн.сум тәшкил итәчәк.

Билгеле булганча, кеше капиталын формалаштыручы факторларга демография һәм мәгариф, саклап калучы факторларга сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, коммуникацияләр, халыкны эш белән тәэмин итү керә.

Стратегия планы буенча халык саны 13400 кеше булыр дип көтелсә, беренчел нәтиҗәләр буенча халык саны 13618 кеше тәшкил итте.

Эшләүчеләр саны буенча да күрсәткеч үтәлгән, план буенча 4000 кеше булганда, эшләүчеләр саны 4300 кеше тәшкил итә. Безнең районда эшсезлек буенча күрсәткечләр түбән (1 нче ноябрьгә икътисади актив халык санына карата 0,36%).

Социаль үсешнең мөһим юнәлешләре булып сәламәтлек саклау системасы һәм уртача гомер озынлыгын арттыру тора (план буенча 73 яшь булганда, безнең районда ул 71,8 яшьне тәшкил итә). Экология, торак-коммуналь комплекс, төзекләндерү һәм куркынычсызлык шулай ук мөһим факторлар булып санала. Районда аларны яхшырту буенча башкарылган эшләр аз түгел.

План буенча халыкның акчалата кереме бер кешегә 23800 сум тәшкил итәргә тиеш булганда, ел ахырына кадәр ул 25900 сумга җитәчәк (109%).

Стратегиянең барлык план күрсәткечләрен үтәү өчен эшләнәсе эшләр байтак әле. Төп максат шундыйрак: 2030 елга безнең район, тотрыклы, конкурентлыкка сәләтле, социаль өлкәсе, икътисад һәм инфраструктурасы алга киткән районнарның берсенә әверелергә тиеш, бу безнең халкыбызның тормыш-көнкүрешен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Район Советы утырышында шулай ук норматив-хокукый характердагы мәсьәләләр каралды, алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Аннары бүләкләү тантанасы булды. Мәгарифтәге казанышлары өчен Яңа Чишмәдәге «Алтын ачкыч» балалар бакчасының тәрбиячесе Фирдәүсә Кубиева ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мөхсиновка 2 нче дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды, ул балигъ булмаганнарның иң яхшы тәрбиячесе итеп танылды.

Авыл җирлекләре арасында «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңү яулаганы өчен Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева, ә шул ук конкурсның «Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту» номинациясендә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Светлана Мартышова диплом белән бүләкләнде. «Авыл җирлеге халкы белән нәтиҗәле элемтә» номинациясендә шул ук конкурс дипломы Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцинага тапшырылды.

Баш дәүләт салым инспекторы Светлана Иванова салым хезмәте органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Аларга бүләкләрне Вячеслав Козлов һәм Алсу Тархановалар тапшырды.

«Иң яхшы комбайнчы – 2021» республика конкурсы йомгаклары буенча безнең районның биш комбайнчысы 20шәр мең сумлык акчалата премиягә лаек булды. Болар - Михаил Барсуков, Евгений Остолопов, Иван Котенков (барысы да «Козлова М.И.» КФХдан), Владимир Нестеров («Агро-Основа» ҖЧҖ) һәм «Архангельское» КФХ» ҖЧҖдән Александр Овчинников.

Район комбайнчылары арасында үткән ярыш нәтиҗәләре буенча абсолют лидер дип «Лексион-560» комбайнында 2408 тонна ашлык суктырган Владимир Нестеров танылды. Аңа төп бүләк – «Шевроле-Нива» автомобиле тапшырылды.

Бүләкләрне Вячеслав Козлов һәм Шамил Яһудин тапшырдылар.

Район башлыгы комбайнчыларга намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары, авыл хуҗалыгы производствосына зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев