Спорт мәктәбендә Гаилә елы «Күңелле стартлар«дан башланган
13 февральдә Яңа Чишмәнең спорт мәктәбендә Гаилә елына багышланган йөзү буенча ярышлар — «Күңелле стартлар» узган.
Ярыш эстафета рәвешендә үткән, анда балалар әти-әниләре белән бергә катнашкан: бу — Саматовлар, Шиловлар, Муратшиннар, Вәлиуллиннар гаиләләре һ.б.
«Күңелле стартлар» чыннан да күңелле үтте. Чарада катнашучылар уңай эмоцияләр алдылар, аларның кәефләре күтәренке булды, тамашачылар да битараф калмады — чын күңелдән җан аттылар. Шуңа күрә әлеге спорт бәйрәмендә барысы да җиңүгә лаек, дип әйтеп була. Соңыннан җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Чара чәй табыны артында тәмамланды«, — дип яза спорт мәктәбе хезмәткәрләре үз битләрендә.
«Уртак бәйрәмнәр һәм күңел ачулар әти-әниләрне һәм балаларны тагын да якынайта», — дип билгеләп үткән тренер-укытучы Сергей Финагентов, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев