Район яңалыклары
Су бирү чикләнәчәк
Бу көннәрдә коммуналь хезмәтләр район үзәгендә су белән тәэмин итү системаларына ревизия үткәрә, шулай ук яңа трасса буенча йортларга суүткәргечләргә тоташтыру (врезка) эшләре бара.
Шуның белән бәйле рәвештә атна саен чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге сәгать 9 дан кичке 5 кә (17.00) чаклы су бирү чикләнәчәк.
ТКХ КПП вакытлыча су булмау өчен район үзәгендә яшәүчеләрдән гафу үтенә һәм су запасы булдыруны сорый. Су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау, врезка һәм профилактика эшләре 1 октябрьгә кадәр төгәлләнер дип планлаштырыла.
Шулай ук ТКХ КПП исегезгә төшерә, кайбер шәхси йортларның һәм оешмаларның су белән тәэмин итүгә килешүләре юк. Якын көннәрдә аларны төзергә кирәк. Шулай булмаганда су белән тәэмин итү системасыннан өзәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев