Суд приставлары мәктәпкә җыенырга булышканнар
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә ел саен актив катнашалар.
Яңа Чишмә районы бүлеге хезмәткәрләре быел да катнашырга булганнар.
Бу юлы алар беренче сентябрьгә күп балалы гаиләдән булган яшүсмергә мәктәпкә әзерләнергә булышканнар.
Быел егет 7 сыйныфка бара һәм яхшы уку өчен аның барысы да бар инде. Идарәнең структур бүлекчәсе хезмәткәрләре укучыга яңа мәктәп формасы һәм физкультура дәресләре өчен спорт аяк киеме сатып алырга ярдәм иткәннәр.
Суд приставлары сүзләренчә, алар өчен мондый хәйрия акцияләрендә катнашу, районның кечкенә кешеләре турында кайгыртучанлык күрсәтү үзенә бер зур шатлык, ә балаларның яңа киемнәрдән һәм алынган бүләкләрдән сөенүләрен күрү - икеләтә күңелле.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында ел саен аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдәге, тәрбиягә алынган һәм инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә.
Аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Оештыручылар җыелган акчага балалар өчен портфельләр, канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт дәресләре өчен җыелмалар һәм башка нәрсәләр сатып ала.
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе барлык укучыларга да уку елында зур уңышларга ирешүләрен һәм алар янында зирәк остазлар булуын тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев