Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Суд приставлары хезмәтенең мәшәкатьләре шактый

Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча суд приставлары бүлеге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып суд актларының үтәлешен тәэмин итү, шул рәвешле гражданнарның, оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау тора.

Бүлекчә эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында суд приставлары бүлеге начальнигы Сергей Бутин җиткерде.

-Расланган күрсәткечләр исемлеге буенча (алар 20гә якын) безнең бүлекчә 2022 елда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Барлык нәтиҗәлелек күрсәткечләре тулы күләмдә үтәлде һәм бүлекчә 2022 ел нәтиҗәләре буенча лаеклы рәвештә 2 нче урынны алды.

Гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен вакытында карау һәм кабул итү бүлек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала. Бу юнәлештә эшләү бозылган хокукларны торгызуның иң нәтиҗәле чарасы, шулай ук хезмәт алдына куелган бурычларны үтәү күрсәткече булып тора. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар (ходатайстволар) саны 2890ны тәшкил итте, бу узган елның шул ук чорына караганда 1289 мөрәҗәгатькә күбрәк. 1565 граждан һәм оешма вәкилләре шәхси кабул итүдә булды.

Хисап чорында 11900 башкарма производство бар иде, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 3800гә кимрәк. ЮХИДИ линиясе буенча штрафларны түләтү турындагы карарлар Чистай суд приставлары бүлегенә үтәүгә тапшырылганга күрә кимеде.

Бер суд приставына йөкләнеш 6000 башкарма производство тәшкил итә.

Бүлек тарафыннан 85,6 млн. сум акча түләтелде, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 3,5 млн. сумга күбрәк.

Аерым социаль әһәмияткә ия булган башкару производстволары категорияләрен үтәүгә зур игътибар бирелә. Бу - алимент, хезмәт хакы, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны түләтү.

2022 елда Яңа Чишмә районында гына да 2,5 млн. сумга якын алимент түләтү буенча 49 производство башкарылган.

Алиментларны түләттерү буенча калган  79 производсто - 4 млн. сум тәшкил итә. Бер ел эчендә алиментлар буенча бурыч суммасы 1 млн. сумга киметелде.

Усал нияттә алимент түләмәүчеләргә карата 10 җинаять эше кузгатылган һәм судка тапшырылган. Түләмәүчеләр арасында Яңа Чишмәдә яшәүче гр. С.-ның 1 млн.сумнан артык бурычы бар. Ул күп тапкырлар алименттан качкан өчен җәзага тартылган, хәзер мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән.

Башкарма производство кысаларында арест салулар 2021 ел белән чагыштырганда 15кә арткан һәм 65не тәшкил итә.

Агымдагы елда бүлекчә тарафыннан барлык күрсәткечләр буенча уңай динамикага ирешүгә юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев