Судан файдаланган өчен түләмәүчеләргә карата җитди чаралар кулланылачак
Районның авыл җирлекләре башлыклары белән үткән киңәшмәдә ЕРЦ директоры Семен Нестеров торак-коммуналь хезмәтләр өчен (эл.энергиясе һәм газдан тыш, ККК чыгару, су һ.б.өчен) түләүләрне җыю буенча хәлләр торышын хәбәр итте.
2018 елның беренче ярты еллыгы өчен 10,3 млн. сум исәпләнгән, түләүләр 9,9 млн. сум (96,7 %) тәшкил иткән.
Әгәр дә суны кулланган өчен генә түләүләрне алып карасак, монда 3,694 млн. сум исәпләнгән, 3,635 млн. сум (96,7 %) җыелган. Әмма түләүләр нибары 70-74 % кына тәшкил иткән торак пунктлар да бар. Волчья Бистәсендә ярты еллык өчен исәпләүләр 28,5 мең сум тәшкил иткән, 21,3 мең сум түләнгән (74,7 %), Горшковода 17,1 мең сум исәпләнгән, 12,2 мең сум түләнгән (71,6 %).
Суны куллануда конкрет исәп һәм аны сарыф итүдә тиешле контроль юк, күрсәткечләр чагыштырылмый. Районның кайбер намуссыз кешеләре суны турыдан-туры урлыйлар, суүткәргечкә санагыч аша уздырмыйча тоташтыралар. Өстәвенә санагычлар да яраклылыкка һәм төзеклеккә күптән тикшерелмәгән. Бу эштә тәртип булдырыр өчен махсус төркем торак пунктларга чыгачак һәм һәр йортта булачак. Тәртип бозучыларга карата катгый чаралар кулланылачак.
Һәм тагын бер әһәмиятле мәсьәлә. Кайбер авыл җирлекләрендә суны кулланган өчен халыктан җыелган акча хәтта су бирү өчен су скважиналарындагы насослар сарыф иткән электр энергиясе бәясен дә капламый. Водокачкалардагы операторларның хезмәтенә түләү яки суүткәргечләрдәге тишелгән урыннарны бетерү буенча түләүләр турында әйтеп торасы да юк (кызганычка каршы, мондый хәлләр дә булгалый). Димәк, бу халык су өчен бик аз гына түли дигән сүз, ә бер өлеше бөтенләй түләмәвен тагын бер кат раслый.
Энергетиклар су скважиналарындагы насослар сарыф иткән электр энергиясе өчен түләмәгән очракта соңгы чиктәге чараларны кулланырга мәҗбүр булулары турында кисәтәләр - хәтта суэтем башняларда электр энергиясен өзүгә чаклы. Намуссыз һәм усал нияттә түләмәүчеләр аркасында бөтен авыл зыян күрергә мөмкин.
Без районда яшәүче барлык халыкка су өчен үзвакытында һәм тулы күләмдә түләүләрен үтенеп мөрәҗәгать итәбез. Су өчен түләү бәясе алай ук күп түгел бит инде һәм аны түләүдән генә гаилә бюджетына зур зыян килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев