Сугышчыларның әти-әниләренә булышу - игелекле гамәл
Чабаксар авыл җирлегенә махсус хәрби операциядә катнашучының әти-әнисе мөрәҗәгать иткән.
Аларның йорты газга тоташтырылган, әмма мунча утын белән ягыла. Җирле мәдәният йорты һәм башкарма комитет хезмәткәрләре авылдашларының үтенечен оператив рәвештә хәл иткәннәр - өйләренә утын китергәннәр. Ватаныбызны саклаган хәрбиләрнең әти-әниләренә ярдәм итү - бердәмлек үрнәге булып тора. Сугышчыларның якыннары һәм туганнары үзләрен ялгыз хис итмәсеннәр, ярдәмнең янәшәдә булуын белсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев