Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Сурэкэ» коллективы Питрау бәйрәмендә

«Сурэкэ» халык фольклор коллективы 13 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында узган XXVI республика керәшен культурасы бәйрәмендә катнашкан.

Питрау - Татарстанда үткәрелә торган масштаблы җәйге халык бәйрәмнәренең берсе. Аңа 60 меңгә якын кеше җыелган. Төп программа кичке сәгать биштә башланган, ул төрле күңел ачуларны үз эченә алган: ат чабышлары, «Тырлау» ярминкәсе, күп санлы туклану нокталары һ.б.

18.00 сәгатьтә «Җыен» ачылган һәм халык «Түгәрәк уен» әйлән-бәйләнендә берләшкән.

Бер сәгатьтән соң төп мәйданчыклар эшли башлаган: Үзәк майданда милли көрәш, «Питрау уеннары» узган. 

Яшьләргә «Димче» танышу, «Яшьләр уены» мәйданчыкларына бару кызыклы булган, анда этнодискотека, Дан концерты һәм, әлбәттә, «Керәшен чибәре» конкурсы да үткәрелгән.
Ә бәйрәм традицион учак янындагы уеннар һәм төн уртасында бәйрәм фейерверкы белән тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев