Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Светлана Захарова: «Без бит авыл кешеләре»

Авыл гаиләләре һәрвакыт үзләренең ярдәмче хуҗалыклары белән яшәгәннәр, ә хуҗа үз эшен ничек башкара — гаиләнең муллыгы да шуңа бәйле

Светлана Захарова: «Без бит авыл кешеләре»

«Финанс иминлеге — мөһим нәрсә, әмма тагы да мөһимрәге шундадыр — хуҗалыкта без үзебез дә әти-әниләргә ярдәм итеп эшләргә өйрәндек һәм, балаларыбыз да, бар эштә ярдәм итеп, бу хезмәтне яратып үстеләр, хәзер исә алар үз балаларына шуны өйрәтәләр. Эшне, хезмәт сөючәнлекне һәрвакытта да хөрмәт иттеләр», — ди Черемухово Бистәсендә яшәүче Светлана Захарова.
Сергей һәм Светлана Захаровлар үз хуҗалыкларында инде күп еллар МЭТ асрыйлар: өчәр сыер, үгез, ә эш Светлананың әтисе яңа йорт өчен бүләк иткән бер сыердан башланган. 

Светлана Захарова: «Без бит авыл кешеләре»

«Мин үзем Яңа Иванаево авылында тудым, балачактан ук өйдә эшләргә өйрәтелгән идем, ләкин, шунысын да әйтим, сыер саву башта бик авыр булды. Миңа ул вакытта нибары 10 яшь иде, кулымның да әле көче юк иде, бик озак сава идем, хәтта сыер да хәрәкәтсез торудан арый иде. Ләкин, без бит авыл кешеләре, түземле һәм сабыр булырга өйрәнгән. Бераз вакыт үткәч, сыер саву минем өчен гадәти эшкә әверелде, — дип сөйли Светлана.

— Аннары өчәр сыер саудым, бер савуда 30 литр чамасы. Артык сөтне сөт заводына тапшырабыз: җәй көне уртача айга 1650 литр сөт, кыш көне — азрак. Сөт саву аппараты белән эшләвемә әле ике генә ел. Быел Сабантуй бәйрәмендә безгә дә аппарат бүләк иттеләр һәм хәзер алар икәү булды».

Захаровлар рәсми эшләүләрен хуҗалыктагы һәм бакчадагы (30 сутый) эшләр белән бергә алып баралар, терлекләр өчен азык һәм мичкә ягарга утын әзерләү. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, Яңа Иванаевога барып әти-әниләренә дә ярдәм иткәннәр, яраткан шөгыль өчен дә вакыт тапканнар. Сергей техника янында (аның үз тракторы бар), Светлана бәйләү белән шөгыльләнгән. Ул кышкы кичләрдә телевизор янында гына түгел, ә җәйге эссе көннәрдә дә, болынлыкта каз бәбкәләре көткәндә дә бәйләгән. Шулай ук гөмбә, җиләк җыярга да, ә кыш көне хуш исле пироглар пешерергә дә өлгергән.

Болар барысы да, хәзер дә, 50 яшьтән узган булсалар да, эшләнә. Балалар үскән, аларның үз гаиләләре һәм хуҗалыклары бар, әмма, элеккечә, азык әзерләү һәм уңыш җыю — бу аларның уртак эше: башта берсендә, аннары икенчесендә һәм өченчесендә.

"Без балаларга авыл тормышына мәхәббәт тәрбияли алуыбызга бик шат: алар хәзер янәшәбездә генә диярлек яшиләр. Алар да шулай ук үгезләр, дуңгызлар асрыйлар, күп төрле кошлар үрчетәләр. Вадим нефть кампаниясендә, Татьяна, Наташа һәм Сергей авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшли.

Аларның безнең янәшәбездә генә яшәүнең уңай ягы да бар — без көн саен оныкларыбыз Валерия, Настя, Виктория һәм оныкчыгыбыз Егорны күрәбез. Без бергә вакыт үткәрергә бик яратабыз: бабалары оныклары өчен ишегалдында су коену бассейны ясады, ә оныгы Егорны техникага өйрәтә, 6 яшьлек балада инде техникага кызыксыну барлыкка килде, димәк, абыйсы Сережа Насейкин кебек алдынгы комбайнчы булачак", - дип елмаеп сөйли Света — әби үзенең яраткан кешеләре турында.

Светлана Захарова: «Без бит авыл кешеләре»

Светлана Захарова: «Без бит авыл кешеләре»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев