СВО сугышчысы кыска вакытлы ялын бушка уздырмаган
Евгений ике атналык ялны гаиләсе һәм якыннары янәшәсендә үткәргән.
Яңа Чишмә егете Евгений Ватаныбызны 2022 елның сентябреннән бирле саклый. Ул линия күзәтчесе булып хезмәт итә. Евгенийның әнисе Наталья Ивановна моның хакта менә ниләр сөйли:
«Ул егетләрне СВОга беренче озатулар иде. Улыбызны анда җибәрү белән бәйле хис-тойгыларны искә төшерү миңа авыр. Ирем белән без бу эшне ниләрдән башларга да белмәдек, улыбызга һәм аның булачак хезмәттәшләренә әхлакый яктан ярдәм итү хакында да уйларга кирәк иде бит әле.
Безгә туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр, дуслар, улыбызның сөйгәне Кристина һәм барлык битараф булмаган кешеләр ярдәмгә килде: без улларыбыз өчен посылкалар җыя башладык. Шушы ике ел дәвамында район хакимияте дә безгә мораль һәм матди ярдәм күрсәтә».
«Штатлы тәэмин ителеш яхшы булуга карамастан, без өйдән килгән күчтәнәчләрне, гуманитар ярдәмне рәхәтләнеп кабул итәбез. Посылкаларда без туган йорт җылысын һәм кече ватаныбыз исен тоябыз. Волонтерларга, сугышчан хәрәкәтләр зонасына гуманитар йөк китерүче кешеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм», - ди чираттагы тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан Евгений.
«Солдат ялы, ул озак вакыт өйдә булмаганнан соң туган йортыңа кире кайту бәхете, туганнарыңның, якыннарыңның яратуларын һәм кайгыртуларын тагын да ныграк тою, моның белән ләззәтләнү, балачак һәм яшьлек дусларың белән очрашу шатлыгын кабат кичерү мөмкинлеге дә. Мин беразга гына Яр Чаллыдагы дусларым янына барып кайткач, күпчелек вакытымны әти-әнием һәм сөйгәнем Кристина белән үткәрдем.
Гаиләм һәм туган йортым минем тормышымның төп кыйммәтләре, шуңа күрә без анда - СВО зонасында дошманнар якыннарыбызның тынычлыгын бозмасыннар, безнең гаилә кыйммәтләренә, гореф-гадәтләргә «тырнак та тидермәсеннәр» өчен барысын да эшлибез.
Туганнарым Ваня һәм Миша абыйлар да мөгаен, шундый ук уйлар белән күптән түгел генә үзләре теләп СВОга киттеләр. Бу сугыш, минемчә, яшьләр һәм җитезләр өчен, ә аларның яше инде илледән узган. Әмма абыйларымның тырыш һәм һәр эштә дә үҗәт булуларын белеп, мин аларның барлык сынауларны да җиңеп чыгуларына ышанам һәм, ничек кенә булмасын, алар белән горурланам.
Бу ял көннәрендә миңа ике туган сеңелемнең крестные булырга да насыйп булды. Мин аның тыныч күк йөзе астында яшәвен теләр идем. Храмда булганда күңелем һәрвакыт тынычлана һәм алга таба барысының да яхшы булуына мин тагын да ныграк ышанам. Отпусктан соң үз частемә киткәндә, туганнарыма һәм якыннарыма да шуны вәгъдә итәм», - диде безгә Евгений.
Сугышта аның позывное «Амбал», ә бу сәламәт һәм көчле кеше дигәнне аңлата. Язмабыз герое, чыннан да, көчле. Көчле рухлы һәм аек фикерле.
Соңыннан без кабат аның әти-әнисенә - Александр Николаевичка һәм Наталья Ивановнага мөрәҗәгать итәбез:
-Улыгыз киткәндә аңа ниләр теләр идегез?
- Безгә бердәнбер улыбыз белән аерылу бик авыр, әмма без аның хәрби бурычын батырларча үтәвен беләбез һәм аның белән горурланабыз. Җиңүгә омтылыш аның юлдашы булсын. Ә без аның тиз арада Җиңү белән исән-сау өйгә кайтуын көтәбез. Ходай безнең улыбызны һәм Россиянең барлык солдатларын да ярдәменнән ташламасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев