СВО зонасына чираттагы йөк машинасы юл тоткан
20 гыйнвар иртәсендә мобилизацияләнгән хәрбиләребезгә дип җыелган чираттагы гуманитар йөк ерак юлга кузгалган.
Өч автомашинадан торган колонна мобилизацияләнгән якташларыбыз хезмәт итә торган СВО зонасына юнәлгән. Гуманитар йөк хәрби хезмәткәрләр ихтыяҗларын күздә тотып формалаштырылган. Кирәкле әйберләр исемлегендә: термо - эчке киемнәр, ике генератор, өч буржуйка мичләре, газ плитәләре, гигиена әйберләре, озак вакыт саклана торган продуктлар, шешәләргә тутырылган су, окоп шәмнәре, җылы киемнәр, генераторлар өчен ягулык-майлау материаллары һ. б.
Колонна белән бергә районның Хәйрия фонды акчаларына сатып алынган «Нива-Шевроле» автомашинасы да киткән, ул сугышчыларыбызга тапшырылачак.
Гуманитар ярдәмне илтүче егетләр хәрбиләргә шулай ук гаиләләре җибәргән посылкаларны да алып киткәннәр.
Әлеге сәфәр - Яңа Чишмә районында яшәүчеләр тарафыннан җыелган гуманитар йөкне илтү - инде дүртенче тапкыр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев