Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

СВОда һәлак булган сугышчыга мемориаль такта ачылды

Новопоселенная Лебедкада Артемий Бельковка мемориаль такта ачу тантанасы булды.


Истәлек билгесен ачу тантанасында Артемийның әнисе Людмила Александровна, аның хатыны Регина, авылдашлары, район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсаховлар катнашты.

Нәкъ бер ел элек Артемий контракт төзегән һәм махсус хәрби операциядә катнашкан. Сугыш кырындагы батырлыгы һәм геройлыгы өчен иң югары солдат бүләге - «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Кызганычка каршы, агымдагы елның июнендә каты сугышларның берсендә Артемий һәлак була һәм һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

 Новопоселенная Лебедкада Артемий Бельковка мемориаль такта ачу тантанасы булды.

 -Артемий СВОга үз теләге белән китте, Ватан өчен, гаилә өчен һәм, гомумән,  безнең һәрберебез өчен үз гомерен бирде. Районда яшәүчеләрнең барысы өчен дә ул батырлык үрнәге булып тора. Бу мемориаль такта беркем дә онытылмый, геройлар мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак, дигән символга әверелергә тиеш, - диде истәлек билгесен ачу тантанасында Вячеслав Козлов һәм Артемийның әнисенә чын герой тәрбияләве өчен рәхмәт белдерде.

Красный Октябрь авыл җирлеге башлыгы Владимир Захаров Артемийның акыллы егет, тырыш, намуслы кеше булуын билгеләп үтте. «Аның турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланыр», - дип ассызыклады ул.

Тантанага җыелучылар хәрби сугышчыны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.

Мемориаль такта Новопоселенная Лебедканың үзәк урамында һәлак булган сугышчы – якташларга куелган һәйкәлдә урын алуы символик мәгънәгә ия.

 Новопоселенная Лебедкада Артемий Бельковка мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев