Реклама
Район яңалыклары
СВОда катнашучы хәрби Яңа Чишмә мәктәбе укучылары белән очрашкан
Туган якны өйрәнү музеенда Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мәгълүмат сәгате узган.
Балалар белән очрашуга СВОда катнашучы хәрби Юрий килгән. Ул повестканы ничек алуы, кайда һәм ничек хезмәт итүе турында сөйләгән. Очрашуда катнашучылар арасында әтисе СВОда булган бала да бар иде.
Балалар Юрий белән бер сәгать дәвамында аралашканнар, аңа үз сорауларын биргәннәр.
Чара ахырында аның исән-сау кайтуын һәм кабат мәктәпкә алар белән очрашуга килүен теләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев