Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

СВОдагы якташыбыз Олег Храмов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән

Бу медаль сугышта күрсәткән батырлык һәм геройлык өчен генә тапшырыла.

Теләсә нинди хәрби бүләк — хәрби кешене аерып торучы символ гына түгел, ә аның сугышчан сыйфатлары, батырлыгы турында сөйли. Хәзер «Батырлык өчен» медале Украинада махсус операция символы булып тора. Бүләкләүләргә нәкъ менә сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашкан алгы линия хәрбиләре лаек була. 

5 июльдә хәрби часть командиры боерыгы белән якташыбыз, кече сержант Олег Храмов әлеге югары бүләккә лаек булган. Медальне аңа нәкъ менә алгы сызыкта тапшырганнар. 

Дошман һөҗүме вакытында пулеметчылар бүлеге командиры Олег Храмов үз сугышчылары белән артка чигенмәгән һәм үз позициясен тоткан. Икенче сугышта исә аның бүлекчәсе дошманның ике позициясен яулап ала һәм 6 солдатны әсирлеккә ала. Якташыбызның грамоталы гамәлләре белән дошманның ике һөҗүме дә юкка чыгу гына түгел, ә безнең һөҗүмне алга таба да уңышлы башкарырга мөмкинлек биргән. 

«Батырлык өчен» медале хәрбиләр арасында иң мактаулы һәм хөрмәтле дип санала. Бу медаль — кешенең сугышта бүләккә лаек булуының аерым билгесе. Һәм аңа тәкъдим итүнең төп сәбәбе, элеккечә «Шәхси батырлык» булып кала. Афәрин, Олег, яңачишмәлеләр синең белән горурланалар!

Медаль

РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белер өчен: heroes-tatarstan. ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев