Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Сыерларның баш саны кимүгә юл куймаска

Район халкының хезмәт активлыгы буенча ай саен үткәрелә торган киңәшмәдә көн тәртибендә шәхси секторда сыерларның баш санын саклау мәсьәләсе тора иде.

- Сыерлар үрчетү гомер-гомергә терлекчелектә әйдәп баручы юнәлеш булып саналуга да карамастан, авылларда аларның саны сизелерлек кими, - диде район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. - Әгәр дә МЭТ-нең баш саны үткән ел белән чагыштырганда арткан булса, сыерлар исә 47 башка кимегән. Һичшиксез, баш саны кимүдә күп нәрсә шәхси секторда сыерларда ачыкланган һәм расланган авырулар торышына да бәйле (172 баш сугымга озатылды).
Һичнәрсәгә карамастан, Тубылгытау АҖ-дә (13), Акъярда (12), Шахмай (9), Яңа Чишмә (3), Зирекле (2), Черемуховода (1 башка) сыерларның баш саны арткан, Петропавел АҖ-дә булганын саклап кала алганнар. Калган авыл җирлекләрендә исә сыерларны гына түгел, ә башка төр терлекләрне дә киметкәннәр. Монда Екатерина һәм Архангел АҖ керә.
Ветеринария хезмәте начальнигы Евгений Лазарев МЭТ-ләрдәге авыруларны киләчәктә таратмау турындагы информация белән чыгыш ясады. Ул бракка чыгарылган терлекләрнең барысы да сугымга озатылмавын билгеләп үтте, чөнки хуҗалар отышлы сатып алучылар эзли, әмма терлекләрне көтүлеккә чыгармыйлар, ишегалларында гына асрыйлар. Аңлашыла да, аның урынына башкасын сатып алу өчен кыйммәткәрәк сатасылары килә. Тик монда да күбесе сатып алу мөмкинлеге булмауга юлыга, аеруча таналарны яисә берне бозаулаган сыерларны: район хуҗалыкларында сатуга андыйлар юк, ә күрше районнардан һәм өлкәләрдән сатып алу (терлекләрдә шул ук авырулар булуы сәбәпле) куркыныч, өстәвенә кыйбатка да төшәчәк.
Киңәшмәдә яшь терлекләр сатып алу эше белән АҖ башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре ярдәмендә комплекслы шөгыльләнергә ниятләделәр. Ягъни, авырулары булмаган терлек сатып алырга мөмкин булган мәгълүмат табылса, бер баш өчен генә түгел, ә берьюлы берничә терлек алып кайту өчен транспорт ялларга була. Болай эшләү арзангарак та төшәчәк.
Сыерларны орлыкландыруда да (табигый һәм ясалма юл белән) кайбер проблемалар бар. Әйтик, табигый юл белән - монда: көтүлекләрдә нәсел үгезе булмау һәм үгезләрдә авырулар булуы, бу исә сыерларга да күчәргә мөмкин. Ясалма юл белән орлыкландыруга килсәк - белгечнең вакытында килмәве һәм орлыклык материалның сыйфаты ышанычсыз булуы.
Менә саннар ни сөйли: 9 ай эчендә шәхси сектордагы 2123 сыерның 1448 е бозаулаган (авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгышыннан). Шуларның 1239 ы - ясалма орлыкландырудан, янәсе, тик бу факт түгел. Ни генә дисәләр дә, кайчакларда орлыкландыручыны икешәр тапкыр чакырырга, ә 2-3 ай узгач барыбер үгез эзләргә туры килә.
Бу проблемалар бар һәм алар турында сөйләп торалар, ә белгечләр шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү чараларын кабул итәргә тырышалар.
Киңәшмәдә терлекләр өчен азык әзерләү турында да сүз булды, монда проблема юк кебек. Сыерларга һәм кәҗәләргә субсидия сыйфатында 1092 тонна бөртек бүлеп бирелгән.
ШЯХ гә булышлык күрсәтүнең башка чаралары да арткан, мәсәлән, кредит алулар буенча. Сатылган сөт өчен түләү дә күзәтеп торыла.Үзләреннән артып калган авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен Казанда базарларда ярминкәләр оештырылган. Һәр төр җитештерүнең үз кыенлыклары бар, авыл хуҗалыгы чыгарма була алмый. Инициативалы, эшкә сәләтле авыл халкы моны авыр хезмәт дип санамый, моңа алына. Мисал өчен, быелның 9 аенда районда 54 ШЯХ кредиты алынган. Һәм монда да шул ук Шахмай һәм Тубылгытау АҖ халкы аерылып тора - 9 ар кредит. Әлеге юнәлештә Красный Октябрь АҖ халкы да активлашкан - 10 кредит.
Фото Ларисы ФЕДОРОВОЙ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев