Тагы пенсиягә вакытыннан алда чыгу турында
2019 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу өчен яңа хокукый нигез эшли. Хезмәт стажы 37 елдан да ким булмаган хатын-кызлар һәм 42 елдан да ким булмаган ир-атлар гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк пенсиягә чыга алалар, ләкин хатын-кызлар 55 яшьтән дә иртәрәк түгел, ир-атлар 60 яшьтән дә иртәрәк түгел.
РФ Президенты тәкъдимнәре нигезендә өч һәм дүрт баласы булган күп балалы әниләр дә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын алды. Әгәр хатын-кызның өч баласы булса, ул 57 яшендә пенсиягә чыга ала, ә дүрт баласы булса, 56 яшендә. Шул ук вакытта әниләре ана хокукыннан мәхрүм ителгән яки уллыкка алу юкка чыгарылган балалар исәпкә алынмый. Вакытыннан алда пенсия белән тәэмин итү күп балалы аналарга 15 елдан да ким булмаган иминият стажы һәм пенсия баллары булганда бирелә (2019 елда – 16,2 пенсия баллы). Эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганда пенсия алды яшендәге гражданнар өчен билгеләнгән пенсия яшеннән иртәрәк пенсиягә чыгу мөмкинлеге саклана. Эшсезләргә вакытыннан алда пенсияләр бары тик мәшгульлек хезмәте тәкъдиме буенча гына билгеләнергә мөмкин. Мондый очракларда Пенсия күчеш чорын исәпкә алып, яңа пенсия яшеннән ике елга иртәрәк билгеләнә. Моннан тыш, пенсия алды яшендәге гражданнар өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 11 280 сумга кадәр арткан. Мондый түләү вакыты бер елга билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев