Һөнәри бәйрәмнәре - Төзүчеләр көне алдыннан "Төзүче" ҖЧҖ Ленино авылында күп функцияле үзәкне торгызу эшен тулысынча төгәлләде.
- Бу безнең районда тиешле республика программасы буенча төзелүче шундый бишенче объект инде, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов. - Моңарчы алар Акбүредә, Чертушта, Красный Октябрьдә,Яңа Иванаевода төзелде. Бу программа алдагы елларда да эшләргә тиеш.
- 200 урынга исәпләнгән клуб һәм китапханәне берләштергән күп функцияле үзәк төзелешен 3-4 айда төгәлли алдык, моңа нигез кору эшләрен 2015 елның көзендә башкарып калдыру булышлык итте, - диде безнең белән әңгәмәдә "Төзүче" ҖЧҖ җитәкчесе Хәлим Билданов. Республика программасы буенча финанслау 12,5 млн. сум тәшкил иткән, шушы көннәрдә район бюджеты хисабына (1 млн. сум чамасы) территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.
Х.Ә. Билданов алдынгы төзүчеләрдән участок начальнигы Фәнис Әхмәтшинны, Николай Ефимов җитәкләгән ташчылар бригадасын, бизәүчеләр Сергей Шувалов, Марина Наумованы атады. Тәҗрибәле шоферлар Антон Малинов, Михаил Селиверстов һәм Николай Нестеров материаллар ташуда өзеклекләргә юл куймаганнар.
Бүгенгесе көнгә объект җиһазлар белән тулысынча комплектланган, киләсе атна башында биредә объектны ачу тантанасы көтелә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев