Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Тагын 12 йорт аппаратлы булды

Халыкның хезмәт активлыгы буенча чираттагы киңәшмә Шахмай авыл җирлеге территориясендә, атап әйткәндә Чертуш авылы клубында булып узды.


Ни өчен Шахмай АҖ территориясендә дигәндә -  чөнки  бу көнне 12 шәхси  йортка  сөт саву аппаратлары тапшырылды,  ә шулардан 10 ысы нәкъ менә әлеге авыл җирлеге  территориясендә яши.
Агымдагы елның 7 ае өчен халыкның хезмәт активлыгы буенча эшкә анализ белән  район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады. Башта ул 1 кг сөт өчен ваклап сату бәясеннән кемгә күпме акча калуы турындагы кызыклы мәгълүматларны әйтеп үтте. Кибеттә аны уртача 43 сум 70 тиеннән саталар, шулардан халыктан сатып алу бәясе – 13 сум 70 тиен (29 %), сөт җыючыларга түләү – 1 кг өчен 1 сум 30 тиен (3 %), сөт заводы исә ваклап сәүдә итүгә 36 сум 50 тиеннән (51 %) озата, ә кибет үз бәясен куя һәм нәтиҗәдә сатып алучы 3,2 % майлылыктагы 1 литр сөтне 43 сум 70 тиеннән сатып  ала (ягъни кибеткә барлык суммадан 17  %ы эләгә). Бу эшкәртүчеләр һәм кибетләр  сөт бәясеннән 70 % ка якынын үзләренә алалар дигән  сүз.
7 айда халык тарафыннан 3358  тонна сөт сатылган, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 433 тоннага азрак. Бу сыерларның баш санын киметү белән дә, сатып  алу бәяләренең кимүе белән дә аңлатыла (сөтне күбрәк бозауларга эчертә башлаганнар).
Сөт өчен уртача бәя (7 айда) 1 литры өчен 13 сум 85 тиен тәшкил итә, 2017 ел дәрәҗәсеннән 4 сумга кимрәк (дәүләт ярдәмен исәпкә алсаң, ул югары да  килеп чыга, тик барыбер үткән ел дәрәҗәсенә җитә алмый).
Сөт өчен иң югары бәя (1 литр өчен 14 сум 52 тиен) ШЭ М.Г. Таһировта, иң түбәне (13 сум 38 тиен) ШЭ Н.А. Таротинада.
Чыгыш  ясаучы шул ук вакытта “Тихонов Е.И.“ КФХ-ның халык белән исәп-хисапны үзвакытында ясамавын да билгеләп  үтте (башка сөт җыючылар августның беренче яртысы өчен исәп-хисап ясаган, ә монда июль өчен дә түләнмәгән).
Надежда Попкова  чыгышында сөтнең майлылыгына алынган проба күләме турындагы тагын бер мөһим информация бар иде. Июнь-июль айларында барлыгы 600 гә якын проба алынган. Сөт җыючылар Е.И. Тихонов, Н.А. Киселева, Л.Р. Газизова, А.Т. Шәйхетдиновалар даими рәвештә сөтне тикшереп торалар, тик соңгысы гына әлеге пробаларны КМС заводына тапшыра. Бу исә пробаларны яшерүдә ниндидер усал ният булуына ишарә  ясый. Пробалар алдың икән, аларны КМС заводына тапшырырга һәм сөт тапшыручыларның мәнфәгатьләрен якларга кирәк (завод майлылыкны киметкән очракта). Сөткә су кушкан намуссыз сөт тапшыручылар да бар, әлбәттә. Кайчакларда пычрак продукция дә булгалый һәм КМС заводы мондый сыйфатсыз продукцияне кабул итүдән баш тартырга хокуклы. Кыскасы, һәммәсенә дә ачык, намуслы итеп эшләргә кирәк.
Ә сатып алу бәяләренә килгәндә, район башлыгы Вячеслав Козлов, шушы көннәрдә сөт бәясе 1-1 сум 50 тиенгә артачак (1 кг өчен), сентябрьдә чираттагы арту көтелә, дип билгеләп  үтте.
Киңәшмәдә дәүләт ярдәме сыйфатында халык тарафыннан алынган суммалар да әйтеп үтелде, ул 8,5 млн. сум тәшкил иткән, әле тагын 1,1 млн. сумлык субсидия көтелә.
Терлекләрне кышлату өчен халык 8600 тоннадан артык печән  әзерләгән (2017 елда калганны исәпкә алмыйча),  бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 4 мең тоннага түбән. Иң күп печән Яңа Чишмә, Шахмай, Тубылгытау һәм Чабаксар АҖ-дә әзерләнгән.
Аннан киңәшмәдә район үзәгендә халыкның хезмәт активлыгын стимуллаштыру буенча эштә җирле үзидарә органнарының үзара ярдәм итешүе турында Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов хәбәр итте ( тәфсилләбрәк киләсе санда).
Киңәшмә азагында Вячеслав Козлов һәм Надежда Попкова 3 һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга 12 сөт саву аппараты тапшырдылар. Алар арасында,  алда язылганча, Шахмай АҖ-дән – 10, Зирекледән – 1 һәм Черемуховодан – 1 ШЯХ.
Чаллы Башыннан Фәнис Шакиров һәм Рафаэль Хәмзин (аларның 5 әр савым сыеры бар), сөт саву аппаратлары сыерларны карауда һәм асрауда хезмәтне шактый җиңеләйтә,  диләр. Хуҗалыкта кирәкле булган әлеге аппарат ияләре шундый ярдәм өчен район  җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде.

Азат МУСИН
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев