Ташламалы язылу ункөнлеге башлана
2023 елның 4 декабрьдән 14енә кадәр «Яңа Чишмә хәбәрләре» («Шешминская новь») район газетасына ташламалы бәядән язылу ункөнлеге узачак.
Газета укучыларыбыз 10 көн дәвамында 2024 елның беренче яртыеллыгына газетага ташламалы бәяләрдән — 759,84 сумнан языла алалар.
Хөрмәтле укучыларыбыз, бу көннәрдә почта бүлекчәләренә барып, газетабызга язылуыгызны сорыйбыз. Коллективларга хат ташучыларны да чакырырга мөмкин, алар сезнең эш урыныгызда газетага язылуны рәсмиләштерәчәкләр.
Газетага почта элемтәсенең барлык бүлек-чәләрендә дә язылырга була. 15 декабрьдән язылу бәясе 861,66 сум булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев