Татарстан Республикасы КСВОның Яңа Чишмә районындагы вәкиле Рузанна Храмова госпитальдә яраланган сугышчыга ярдәм күрсәткән
Бу хакта Татарстан КСВО төбәк бүлекчәсе штабы хәбәр итә.
Рузанна махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәүче ире янына барганда, аның белән бергә Донецк госпиталендә дәваланучы яраланган солдатларның да хәлен белгән, дип хәбәр ителә төбәк бүлекчәсе штабының ВК төркемендә.
Иренең яраланган хезмәттәшләренең берсенә култык таяклары кирәклеген белгәч, Рузанна, икеләнмичә, аларны эзләүгә керешкән. Чит шәһәрдә булуга да карамастан, активист тиз арада анда ориентлаша. Берничә сәгатьтән соң яраланган сугышчы дәвалану вакытында кирәк булган култык таякларына ия булган.
Бәлкем, башка берәү бу чакта эзләргә, чит кешене кайгыртырга кирәкме соң? Иртәме-соңмы яраланган хәрбигә барысы да биреләчәк бит, дияр иде.
Ләкин безнең Рузанна алдында мондый сорау булмаган. Чөнки кешеләр бер-берсенә, булдыра алганча булышырга тиеш.
«Барлык солдатлар тизрәк сәламәтләнсеннәр һәм гаиләләре янына кайтсыннар иде!»,- ди Рузанна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев