Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Татарстанда 21 августта «Бала - төп пассажир» дигән профилактик кампания башланган

Автомобильләрдә балаларның иминлеге

«Бала - төп пассажир» кампаниясе кысаларында Яңа Чишмә ЮХИДИ хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ инспекторы Гөлия Кәбирова белән берлектә «Тоннель» операциясен үткәргәннәр.  

Чараның төп максаты - машина йөртүчеләргә балаларны автомобильдә имин йөртү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртү һәм шулай ук ЮХКен бозу очракларын булдырмау. 

Чара барышында ЮХКен бозуның 10 очрагы ачыкланган, шуларның 9ы - иминлек каешын эләктермичә йөрү. Кызганычка каршы, мондый хокук бозучылар арасында үз баласын кагыйдәне бозып йөрткән ата кеше дә бар (РФ КоАПның 12.23 ст. 3 ч.).

Үз баласының куркынычсызлыгын санга сукмаган машина йөртүче белән белгечләр әңгәмә үткәргәннәр һәм административ беркетмә төзегәннәр. 

 Дәүләт автоинспекциясе шуны искәртә: РФ ЮХКнең 22.9 пункты нигезендә 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильнең алгы утыргычында һәм 7 яшькә кадәрге баланы арткы утыргычта йөртү аның авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус җайланмалар кулланып башкарылырга тиеш.

Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә махсус җайланмадан файдаланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк булган балалар иминлек каешын эләктерергә тиеш.
Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАПның 12.23 ст. 3 ө. нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Рәсми статистика буенча, агымдагы ел башыннан Татарстанда балалар катнашында 78 ЮТҺ булган, аларда 3 бала үлгән һәм 86сы җәрәхәтләнгән.

Машина йөртүче ата-аналар!  Кечкенә кешенең иминлеге сездән генә тора. Шуны онытмагыз: юл йөрү кагыйдәләрен белү генә түгел, аларны үтәү дә мөһим!

Автомобильләрдә балаларның иминлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев