Татарстанда COVID-19ның 72 яңа очрагы теркәлгән
Шуларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 38 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 34 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 0, 18 яшьтән 30га кадәр - 6, 30 яшьтән 50гә кадәр – 10, 50дән 60ка кадәр – 12, 60тан 70кә кадәр – 25, 70тән – 80гә кадәр – 13, 80нән 90га кадәр - 6, 90 яшьтән өлкәнрәк - 0.
География: Казанда-36, Яр Чаллыда – 10 очрак теркәлгән, Әлмәт, Чүпрәле, Алабуга, Әлмәт, Менделеевск, Минзәлә, Сарман районнарында – 1әр очрак, Алексеевск, Буа, Тукай районнарында – 2шәр очрак, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында – 3әр очрак, Түбән Кама, Нурлат районнарында – 4шәр очрак теркәлгән.
12 февральгә Татарстанда COVID-19ның 17026 очрагы теркәлгән.
Барлык чорда 13 632 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 83е - узган тәүлектә.
Барлыгы 35 125 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 4 311), шуларның 6 135 кеше икенче доза алган.
81 122 доза комплектының 43,3% ы файдаланылган.
103 вакцинация пункты эшли
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. бердәм 122 номеры,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев