Татарстанда корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аномаль эссе һава торышы аркасында республиканың барлык районнарында гадәттән тыш хәл режимын урнаштырды.
ГТХ режимы 3 июльдән махсус боерык булганчыга кадәр билгеләнгән.
Район башлыкларына гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләрнең эшче төркемнәре составын билгеләргә тәкъдим ителгән.
Бу хакта шулай ук АҖ башлыклары һәм район бюджет учреждениеләре җитәкчеләре белән финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча үткән киңәшмәдә дә сүз барды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов учреждение территорияләрендәге барлык яшеллекләргә (шул исәптән газон үләннәренә һәм агачларга) су сибүне оештыру кирәклеге турында билгеләп үтте.
Барлык авыл җирлекләрендә дә сулы савытлар, янгын сүндерү машиналары, мотопомпалар һ.б. әзер булырга тиеш. Йорт янында печән, салам өймәскә икәнлеген әйтеп, халык белән аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Коры, эссе һава торышы июльнең беренче ункөнлеге ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Киңәшмәдә шулай ук авыл җирлекләрендә документлар әйләнеше торышы, муниципаль милекне арендалау, исәптән чыгару һәм сату, керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджет үтәлеше, салым җыю һәм кайбер бюджет учреждениеләре мөлкәтен инвентаризацияләү торышы мәсьәләләре тикшерелде.
Район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева социаль челтәрләрдә, медианәтиҗәлелек буенча АҖ башкарма комитетларының эше турында хәбәр итте. «Торак пунктлар тормышыннан кызыклы, файдалы һәм актуаль яңалыклар урнаштырырга кирәк, укучылар тарафыннан патриотик темаларга „Кеше белән бер көн“ рубрикасы уңай кабул ителә», — дип билгеләп үтте ул.
Киңәшмәдә шулай ук учреждениеләрне яңа җылыту сезонына әзерләү мәсьәләсе каралды. «6 млн. сумнан артык финанс средстволары бүлеп бирелгән, барысы да бу мәсьәлә белән тыгыз шөгыльләнергә тиеш», — дип аерым билгеләп үтте район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев