Тавыш бирүләр тулы куәткә бара
Яңа Чишмә гимназиясендәге сайлау участогында халык иртәдән үк Россия Президентын сайлауларда үз кандидаты өчен тавыш бирергә ашыга. Сайлауга гаиләләр белән дә, эшче коллективлар белән дә бергә җыелышып баралар.
Сайлаганнан соң сайлаучыларга, автомобильләр уйнатуда катнашу өчен, «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән беләзекләр өләшәләр. Алар фотозонада фотога төшәләр һәм аны социаль челтәрләрдә хэштег белән урнаштыралар.
Яңа Чишмәдән яшь Строгановлар гаиләсе сайлауларда беренчеләрдән булып тавыш биргән һәм бәйрәмчә бизәлгән фотозона фонында фотога төшкәннәр.
Тавыш бирүләр оешкан төстә уза: сайлау комиссиясе әгъзалары, күзәтүчеләр, РЭЭБ вәкилләре — һәркайсы үз урынында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев