Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Техник торышка күзәтчелек - Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлегенең төп бурычы

Бүлекнең төп бурычы - үзйөрешле машиналарның һәм аларның тагылмаларының (кемнеке булуына һәм милек рәвешләренә карамастан) техник торышына күзәтчелек итү.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлегендә 1066 берәмлек трактор, үзйөрешле машиналар (ҮМ) һәм тагылмалар теркәлгән, аларның 850се трактор һәм 216сы тагылма. (АПК: ҮМ - 296, трактор - 209, тагылма - 53, ашлык җыю комбайннары - 60).

2020 елда 124 берәмлек техника теркәлгән, 45 берәмлек -  теркәү исәбеннән алынган, шуларның 8е исәптән төшерелгән. Барлык теркәлгәннәрдән 24 берәмлек - яңа техниканы беренчел теркәү.

Тракторчы-машинист таныклыклары бирү

Районда гамәлдә булган 1326 тракторчы-машинист таныклыгы бар. Узган 2020 елда 118 таныклык бирелгән, аларның 82се - иске таныклыкларны алмаштыру, 36сы - укуны тәмамлаганнан соң беренчел бирү. Кызганычка каршы, аграр көллият көндезге уку формасы буенча 2020-2021 уку елына механизаторлар курсларына кеше җыя алмады, хәзерге вакытта бюджеттан тыш формада да студентлар юк, бу берничә елдан «кадрлар кытлыгы»на китерергә мөмкин, бигрәк тә агросәнәгать комплексы өлкәсендә. Шуңа күрә, әлегә көллият бюджеттан тыш уку формасы буенча эш иткәндә, кешеләрне укуга юнәлтү эшен оештырырга кирәк.

Техник карау

Бу эш еллык техник караулар һәм «Трактор», «Тагылма», «Комбайн», «Частник», «Кар машиналары» дип аталган шартлы максатчан чаралар уздыру, язгы кыр эшләре, ашлама әзерләү һәм урып-җыю эшләре башланыр алдыннан районның эре авыл хуҗалыгы оешмаларында, шулай ук урта, вак КФХларда техниканың әзерлеген комплекслы тикшерү, физик затларның техникасын тикшерү (карау) ярдәмендә башкарыла. Шулай ук кыр эшләре тәмамланганнан соң, техниканы кышкы саклауга кую буенча да тикшерүләр үткәрелә.

2020 елда теркәлгән 1066 берәмлек техникадан 776 берәмлек техник карау узды (ягъни - 72,8%), шул исәптән тракторлар һәм үзйөрешле машиналар 602 берәмлек (70,8%), тагылмалар - 144 берәмлек (66,6%). Бездә физик затларныкы булган техниканы техник карау узу күрсәткечләре түбән (барлыгы 50% ка якын) (АПК - 89%).

Административ практика

Техникадан файдалану барышында хокук бозуларны кисәтү һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр, кисәтүләр бирелә, ә закон таләпләрен үтәмәгән очракта, мәҗбүри чара буларак, вазыйфаи затларга һәм гражданнарга административ штрафлар салына. Бер ел эчендә 35 күрсәтмә бирелде, 46 административ беркетмә төзелде, 29 кисәтү чыгарылды, 17 штраф салынды. Хокук бозуларның төп төрләре булып түбәндәгеләр тора: техник яктан төзек булмаган үзйөрешле машинадан файдалану, еллык техник карау узмыйча, тракторчы-машинист таныклыгыннан башка файдалану, теркәү кагыйдәләрен бозу. Шулай ук 2020 елда Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге яңа коронавирус инфекциясе таралмауга юнәлтелгән чараларны бозган өчен РФ КОАПның 20.6.1 маддәсенең 1 ч. буенча беркетмәләр төзү вәкаләтләренә ия булды. 5 хокук бозу очрагы ачыкланды, административ беркетмәләр төзелде һәм материаллар Яңа Чишмә район судына җибәрелде, алар буенча хокук бозучыларга административ штраф салу турында карарлар кабул ителде.

 Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлегенең 2021 елга төп бурычлары:

 - үзйөрешле машиналарны, тагылмаларны куркынычсыз файдалануны контрольдә тотуны арттыру;

- контроль-диагностика приборларын кулланып техник карау сыйфатын күтәрү;

- хезмәт күрсәтү вакытында оператив эшне яхшырту.

Рәис Хисмәтуллин, район Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев