Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Техниканың төзеклеге - куркынычсызлыкның төп нигезе

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлегендә 1067 берәмлек техника теркәлгән, шуларның 834е тракторлар һәм 233 тагылма.

Аларга техник карау үткәрү, техниканың торышы буенча эшләрнең ничек алып барылуы турында без район Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек начальнигы Рәис Хисмәтуллинның сөйләвен сорадык.

- Рәис Ваһапович, тракторчы-машинист таныклыклары бирү буенча эшләр ничек тора?

- Районда гамәлдә 1355 тракторчы-машинист таныклыгы бар. 2021 елда 100 таныклык бирелгән, шуларның 80е - искеләрен алмаштыру, 20се - беренчел яңаларын бирү. Кызганычка каршы, район үзәгендәге аграр көллият үз эшчәнлеген туктатты һәм механизаторларны әзерләү (укыту) алып барылмый. Һәм бу берничә елдан соң тискәре йогынты ясарга мөмкин, бигрәк тә авыл хуҗалыгы производствосында.

- Сезнең төп бурыч - техник карау, ул ничек уза?

- Әйе, тракторларның, үзйөрешле машиналарның техник торышына күзәтчелек - безнең төп бурыч. Ул ел саен техник караулар һәм «Трактор», «Комбайн», «Тагылма», «Частник» һ. б. максатчан чаралар үткәрү юлы белән башкарыла. Без шулай ук ел саен чәчү, азык әзерләү һәм урып-җыю эшләре башланыр алдыннан барлык хуҗалыкларда һәм шәхси затлардагы техниканың әзерлеген тикшерәбез.

2021 елда барлыгы 868 берәмлек техникага техник карау үткәрелде. Теркәлгән 1067 берәмлек техникадан 784е техник карауны үтте (73,5%). Әлегә физик затлар техникасына техник карау узуның проценты түбән - барлыгы 53% тирәсе генә. Кайчагында техника файдаланылмый, яисә хуҗасы юк, ә бит техника исәптә тора.

- Бер ел эчендә күпме хокук бозулар ачыкланды, нинди штрафлар салынды?

- Эксплуатация барышында хокук бозуларны кисәтү өчен күрсәтмәләр, кисәтүләр бирелә. Аларны үтәмәгәндә вазыйфаи затларга да, техника хуҗаларына да штраф салына. Бер елда 44 күрсәтмә бирелде, 40 беркетмә төзелде, алар буенча 17 кисәтү чыгарылды һәм 22,5 мең сумлык 23 штраф салынды (алар түләнгән).

Тәртип бозуның төп төрләре булып төзек булмаган техникадан файдалану, тракторчы-машинист таныклыгы булмау, техник карау узмыйча гына теркәү һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу тора.

- Аттракционнарның куркынычсызлыгына күзәтчелек тә сезнең вазыйфага керә?

- Әйе, без аларны да тикшерәбез. Безнең районда Сабантуйга, Республика көненә килүче - «гастрольдә йөрүче» аттракционнар булгалый. Без теркәлүне, тиешле документларын тикшерәбез, кимчелекләр ачыкланганда күрсәтмә(предписание) бирәбез (2021 елда хокук бозулар ачыкланмады)

Яңа Чишмәдә РМЙ каршындагы мәйданда таучык урнаштырдылар, аны да сертификатлаштыру һәм аннан соң бездә теркәү юлы белән законлаштырырга кирәк.

- Агымдагы елга нинди бурычлар куела?

- Үзйөрешле машиналарның имин файдалануын контрольдә тотуны арттыру, техник карауларның сыйфатын күтәрү һәм хезмәт күрсәткәндә оператив эшнең сыйфатын яхшырту.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Сорауларны Азат Мусин бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев