Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Телләр турында законны үтәүгә зур игътибар бирелә

Телләр турында ТР законын тормышка ашыру буенча район комиссиясенең  чираттагы утырышы булып узды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитет  җитәкчесе Ринат Фәсахов алып барды.

Утырышта мәдәният  бүлеге начальнигы Галина Носованың районда Рус теле көнен һәм “Без бергә“ дип аталган иҗат коллективлары фестивален үткәрү турындагы информациясе тыңланды. 
Район  сайтында, шулай ук “Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасында һәм газета сайтында ТР-дагы ике дәүләт телендә  бастырып чыгарулар торышы турындагы  информация белән мәгълүматлаштыру бүлеге начальнигы Александр  Янов һәм газетаның баш редакторы Азат Мусин чыгыш ясадылар.
Икътисад бүлеге белгече Татьяна Шолгина сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү объектларында ике телдә элмә такталар, табличкалар урнаштыру турында сөйләде. Әлегә алар 122 объектның 82 сендә генә (67 %) урнаштырылган. Бу эш дәвам итә.
РМБ начальнигы Александр  Еронтьев татар теле укытучыларының һәм укучыларның республика укуларында һәм  конференцияләрдә катнашулары турындагы тәфсилле  информация белән чыгыш ясады. Район буенча нәтиҗәләр яхшы, дистәләгән укытучы һәм укучы призлы урыннар алып, Дипломнар һәм призлар белән бүләкләнгән.  Татар теле укытучыларының һәм укучыларның республика һәм төбәкара чараларда катнашу активлыгы арту  күзәтелә (тәфсилләбрәк  газетаның киләсе санында).
Утырышка йомгак ясап Ринат Фәсахов, бу юнәлештә эш даими төстә алып барылырга тиеш, шулай ук республиканың ике дәүләт телендә дә яңалыклар бастырып чыгару (белдерү) буенча район сайтының эшен яхшыртырга кирәк, дип билгеләп үтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев