Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Территорияләр халык фикерен исәпкә алып төзекләндерелә

Яңа Чишмә районы җәмәгать киңлекләрен үстерү программасында катнашуын дәвам итә. Яңа Чишмәдә быел өч территория төзекләндерелгән: Ленин урамы буенча ял паркы (2017 ел программасы белән җиһазландырып бетерү), сквер (2018 ел программасы белән җиһазландырып бетерү) һәм шул ук урамдагы ишегалды.


2020 елга авылда Никахлашу сарае янындагы яшь өйләнешүчеләр мәйданчыгын төзекләндерү планлаштырыла. Ә булачак территория проекты бары тик халык фикеренә таянып гына булдырылганга күрә, район җитәкчелеге анда яшәүчеләргә проектка исем бирү буенча (Мәхәббәт яры, Өйләнешүчеләр скверы һ. б.) яхшылап уйларга һәм үз тәкъдимнәрен кертергә мөрәҗәгать итә.
Тәкъдимнәрне 2019 елның 10 декабренә кадәр 2-30-31 (архитектура бүлеге), Arhitektura.Nsm@tatar.ru электрон почта аша, 2-20-09 телефоны буенча (Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм инфраструктура буенча урынбасары) кертергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев