Терроризм - кешелеккә каршы җинаять
Петропавел мәдәният йорты белгечләре Петропавел мәктәбе укучылары белән «Террорчылык - кешелеккә каршы җинаять» дигән мәгълүмати программа үткәргәннәр.
Дәрес вакытында балалар белән терроризм турында сөйләшкәннәр. Терроризм, террористлар, террор - нәрсә ул? Балалар бу сорауларга төгәл итеп җавап биргәннәр. Укучылар терроризм төшенчәсе, аның килеп чыгышы һәм аннан саклану ысуллары белән җентекләп танышканнар
1990 елларда 2000 ел башында булган зур терактларны әйтеп үткәннәр. Бу тема буенча китап күргәзмәсе оештырылган. Балалар террорчылык куркынычы вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышканнар (видео). Бу тема буенча «Без ниләр хакында белергә тиеш?», «Үзеңне һәм якыннарыңны ничек якларга?» дип исемләнгән белешмәлекләр таратылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев