Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Токмач кисү зур осталык сорый

Хатын-кызның уңганлыгы - токмачның калынлыгы, нечкә итеп киселүе белән бәяләнә.

“Әлбәттә, бу шулай. Элек кәләш сорарга килгәндә дә, иң элек кыздан токмач кистереп караганнар бит. Ә бирегә килгән ханымнарның уңган хуҗабикәләр икәнен без беләбез. Алар моны бүгенге чарада камырны юка басып, токмачны нәзек итеп кисеп күрсәттеләр. Чаллы Башы АМЙдан Илсөяр Дәүләтшина редакциягә үткәрелгән чара хакында хәбәр итте.
- "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештырылган  "Токмач-кунак сые" бәйрәмендә районның төрле авылларыннан килгән хатын-кызлар катнашты."Иң оста токмач кисүче" номинациясендә Зирекле авылыннан Лидия Лотфуллина, "Иң җитез токмач кисүче" номинациясендә Акьяр авылыннан Гөлсинә  Сибгатова, "Иң үзенчәлекле токмач кисүче” номинациясендә Шахмайдан Лилия Хамзина урыннар алдылар. Кызлар токмач басу серләре белән бүлештеләр, җырлый-җырлый эшләрен дәвам иттеләр.

Барлык катнашучылар да диплом һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Районның Татар конгрессы җитәкчесе Айрат Хамәтвәлиев кызларны җиңүләре белән котлап матур теләкләрен житкерде.
Оста хужабикәләрнең күңел җылысын биреп кискән токмачын авылыбызның ялгыз ир-атына күчтәнәчкә илттек.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев