«Тоннель» чарасы барышында Яңа Чишмә дәүләт автоинспекторлары тарафыннан 11 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган
«Тоннель» профилактика чарасы 25 апрельдә булып узган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан ЮХКен бозучыларга карата 11 беркетмә төзелгән, - дип хәбәр итә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция майоры Евгений Михайлов.
- 12.6 ст. буенча (иминлек каешын эләктермичә йөрү) - 3 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган;
-12.37 ст. буенча (страховкасыз йөрү) - 2 очрак;
-12.5 ст. буенча (техник яктан төзек булмаган транспортта йөрү) - 1 очрак;
-12.2 ст. буенча (дәүләт номерларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу) - 4 очрак;
-12.31.1 ст. буенча (медицина тикшерүен узмыйча йөрү) - 1 очрак.
Дәүләт автоинспекциясе транспорт чаралары йөртүчеләрен юлга чыкканда җаваплырак, ә юлда йөргәндә игътибарлырак булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев